Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Арухәбәр көненә җыр (ноталар белән)

Әлеге җыруны балаларга өйрәтергә, шулай ук, өлкәннәргә дә җырларга була.

7 апрель, Благовещение бәйрәме уңаеннан, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Геннадий Макаров иҗат иткән Арухәбәр килде җырын тәкъдим итәбез. Өйрәнегез, җырлап, башкаларны да куандырыгыз.

Арухәбәр килде

Геннадий Макаров музыкасы һәм сүзләре

 

Арухәбәр көнендә,

Ару бәйрәм җитте лә.

Ару Кыз Мария, Исусның Анасы!

 

Яз көннәрен бәхиллә,

Яз килүен бәхиллә.

Ару Кыз Мария, Исусның Анасы!

 

Яз көннәре килсен нә,

Кыш көннәре китсен нә.

Ару Кыз Мария, Исусның Анасы!

 

Бер чыпчыкның баласы

Югарыдын очадыр.

Ару Кыз Мария, Исусның Анасы!

 

Югарыдан очадыр,

Бер Ходайга әйтәдер.

Ару Кыз Мария, Исусның Анасы!

 

Язның биге ачылсын,

Кыш суыгы бикләнсен.

Ару Кыз Мария, Исусның Анасы!


Фото: Тихвин чиркәвенең ВКонтактедагы группасыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев