Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ару күңеле кулларына сихәт бирә

Кайбыч районы Олы Тәрбит авылына бер барып чыккач, авылның сихәтчесе Лиза түти янына керми калсак дөрес булмас дип уйлаштык. Төрле авырулардан дәвалый, аңа гел кеше килеп тора, диделәр. Елизавета түти Кошкина яшәгән йортка якынлашабыз. Өй каршында, яңа яуган кар өстендә машина көпчәге эзләре ярылып калган. Безгә кадәр дә "кунаклар" килеп...

Кайбыч районы Олы Тәрбит авылына бер барып чыккач, авылның сихәтчесе Лиза түти янына керми калсак дөрес булмас дип уйлаштык. Төрле авырулардан дәвалый, аңа гел кеше килеп тора, диделәр.

Елизавета түти Кошкина яшәгән йортка якынлашабыз. Өй каршында, яңа яуган кар өстендә машина көпчәге эзләре ярылып калган. Безгә кадәр дә "кунаклар" килеп китәргә өлгергән булып чыкты.

Безне Лиза түтинең килене Светлана каршы алды. Бу йортка кешеләрнең килеп-китүенә күнеккән килен, кайнанасы янына, түр якка үтәргә чакырды да, үз эшенә кереште.

Алгы өйдә кайнана Лиза түти, каба өстендә утыра иде. Күрешеп, танышып алгач та, орчыгын кулына алып, эрләвеннән туктамый гына сорауларыбызга җавап биреп утырды. 85 яшен тутырып килгән әби дип әйтмәссең үзен (тьфү-тьфү), дуылдатып җон эрләп утыра.

- Сәләтем яшьтән булгандыр инде. Шулай бер вакыт тай аягын утырттым. Аннан, сөзешеп яраланган үгезгә ярдәм итәргә туры килде. Аның аерылып киткән бот төбен кулыма инә алып тегеп тә куйдым. Үгезе дә үземне ничек чөеп атмагандыр? Ул вакыттагы кыюлыгыма шаклар каттылар инде.

Соңрак кызым белән улымның кулбашларын утыртырга туры килде. Менә шулай әкрен-әкрен генә минем турыда сүз таралды. Авылдашлар, күрше-тирә авыллардан килә башладылар. Хәзер инде ерак авыллардан да, Чүпрәле, Канаш якларыннан да киләләр. Мәскәү каласына алып киттеләр, анда да дәвалап кайттым әле. Авариягә эләгеп имгәнүчеләрне дә күрергә туры килә.

- Авырткан җирне ничек беләсез? Нинди авырулар белән киләләр соң?- дип кызыксынабыз.

- Кулым белән капшап сизәм. Бөтен буынны шулай тоеп беләм. Төрле авырулар белән киләләр. Кем кулын тайдырып, кем күзеннән чүп алдырырга. Әнием дә күзгә кергән чүпне теле белән бик оста ала торган иде, - дип тә өстәп куя Лиза түти. Күрәсең, бу дәвалау сәләте әнисеннән килә булыр. - Балаларның елауларын туктатам, куркулык та салам. Менә 10 ел балага уза алмаган бер хатын килде.. Cихәтләп, сылап җибәрдем, файдасы тигән. Күптән түгел малаен күрсәтергә килеп китте.

Күбесенчә баш авыртулары белән киләләр инде. Мунчага керер алдыннан, 2-3 сәгатькә баш түбәсенә май (каз, тавыкның эч мае) сылап торуның файдасы зур. Чигәләргә камфара мае сөртеп, маңгайга, борынга менә болай итеп массаж ясап җибәрсәң дә ярдәме тия,- дип безгә дә күрсәтеп, киңәш итеп әйтте Лиза түти.

- Дәвалау күп көч, энергия сорый. Үзегез ничек хәл аласыз?

- Көчем китсә, ятып торам. Үлән чәйләре эчәм. Үләннәрнең файдасы бик күп. Яраулы үләннәрне язын урман-болыннардан үзем җыеп кайтам. Авыруларга да шул үләннәрне биреп җибәрәм.

Лиза түти ире Иван белән 20 ел гына бергә яшәп калганнар. Инде үлгәненә дә 43 ел булган. Җиде бала үстергәннәр: ике малай, биш кыз. Ире үлгәндә кечкенәсенә 2 яшь кенә булган әле. Ялгызы менә шуларны аякка бастыра. Бер кызы белән бер улы авылда яшиләр икән. Башкалары төрлесе-төрле якларга таралганнар. Төп йортта калган улы Алексей белән килене Светлана тәрбиясендә инде ул. Оныгы Игорь студент, Казанда укый.

Лиза түти чиркәүгә келәүләргә йөри. Коры да тота. Бу як керәшеннәре уразаны шулай дип атый. Март уртасында туласы 85 яшьлек юбилеен да уразалар беткәч кенә искә алырга исәпләүләре дә Лиза түтинең һәр нәрсәне җае белән ашыкмыйча эшләргә яратуыннандыр, минемчә. Аның бит кешеләрне дәвалауга алынуында да күпме сабырлык, түземлек чагыла. Кул сихәтенә ару күңеле белән укылган иманнарын да кушып, күпме ярдәм сорап килүчеләрнең күңеленә терелүгә өмет чаткылары сала ул.

Сөйләште Евдокия ИВАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев