Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ару гына торасызмы?

Лидия Әхмәтова, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисткасы, Казан федераль университеты профессоры: - Ирем Рөстәм белән яңа гына Кавказдан ялдан кайттык. Кайту белән эшкә тотындым, яңа клиплар яздырып ятабыз. Александр Ключаревның "Идел турында җыр"ын яздырам. Асаф Вәлиев белән дуэт та яздырабыз дип торабыз, анысы Рөстәм Яхинның "Син кайда идең" җырына булачак....

Лидия Әхмәтова, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисткасы, Казан федераль университеты профессоры:
- Ирем Рөстәм белән яңа гына Кавказдан ялдан кайттык. Кайту белән эшкә тотындым, яңа клиплар яздырып ятабыз. Александр Ключаревның "Идел турында җыр"ын яздырам.
Асаф Вәлиев белән дуэт та яздырабыз дип торабыз, анысы Рөстәм Яхинның "Син кайда идең" җырына булачак. Гөргөри сүзләренә үзем язган "Авылга кайтам әле" җыры да шушы ук циклга керә.
Боларын бетергәч, туган ягыма - Кайбыч районының Соравыл авылына кайтып, "Туган авылым Соравыл" җырын да яздырырга исәп. Бу җырны да, Наилә Яхина сүзләренә, үзем яздым.
Тиздән уку елы башланачак. Хәзер КФУ, кызганычка каршы, музыкаль факультетка бюджет бүлегенә очно укучыларны алмый. Тагын ике ел буена укытып чыгарасы өлкән курс студентларым бар. Алардан соң, зоочно укучы студентлар белән генә эшләячәкмен.
17 октябрьдә булачак юбилеема әзерләнәм.
Никифор Тукмачев, шагыйрь, Түбән Кама:
-Беркөе генә, бакчада казынып ятам. Уңышлар болай ярыйсы гына, инде яңа бәрәңге ашыйбыз. Питрау үткәч, зарыгып көткән җәйләр җитте бит. Питрау дигәннән, быел менә Кашка тау Питрауына, инде икенче ел рәттән, чакырулы кунак булып кайттым. Бик күңелле бәйрәм оештырганнар. Шулай да, күңелдә бер төер калды.Авылдашларга гармун уйнармын, бер куплет булса да үзебезнең авыл көен җырлармын, дип кайткан идем. Махсус бәйрәмгә дип язылган шигырем дә бар иде. Программаны алдан корганнар, булмады...
Петр Куркин, Татарстан республикасының атказанган врачы, "Республика кан үзәге" дәүләт медицина учреждениесенең Чаллы бүлеге җитәкчесе:
-Төркиядә ялда булдык. Дүрт яшьлек оныгыбызны дөнья белән таныштыра-быз, үзебез дә танышабыз. Хәзер эшкә чумдым, киләсе 2018 елга заявкалар җыябыз, планнар корабыз, смета төзибез. Безнең Үзәк - республикада әйдәп баручы үзәкләрнең берсе. Җиһазларыбыз заманча, югары таләпләргә җавап бирерлек. Чаллының бар больницаларын кан белән тәэмин итәбез. Ничә еллар буена Казанга йөреп интеккән, йөрәк-кан юлы авырулылар хәзер безгә мөрәҗәгать итә, Чаллыда дәвалана.
Әле менә авылдан шатлыклы хәбәр килде. Ничә еллар буена юлсызлыктан интеккән, Мамадыш районының Кумырык авылына асфальт юл җәйгәннәр! Бу атнада яңа юлны кайтып күрәбез, дип авылга атлыгып торам. Бу юллар 20-30 ел элек салынган булса, күпме кеше авылда калыр, йортлар салыр иде! Мин авылдан укырга чыгып киткәндә 78 өй иде, хәзер бары 28 гә калды. Күпме кеше машина ала алмады шул юл аркасында! Сулы, урманлы, балыклы, җиләкле бит ул безнең авыл! Инде хәзер, юллы да булгач, бәлки, бер яңа сулыш алыр, дип өметләнәм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев