Артур Поляковның балачак хыялы
"Бәрмәнчек" ансамбле директорына булачак һөнәре турындагы уйлар бәрәңге бакчасында килгән
Бүген Халыкара балаларны яклау көне. Иң зур хыяллар сабый вакытта уйга килә. Керәшеннәр арасында инде исемнәре белән танылган карендәшләребезнең балачак хыяллары турында белештек.
Керәшеннәрнең “Бәрмәнчек” фольклор ансамбле директоры Артур Поляков кечкенә вакытта очучы булырга хыялланган. Хыялымны тормышка ашыру өчен берни дә эшләмәдем шул, дип уфтана Артур Владимирович. Самолетларда очканда да ул һәрвакыт бала чактагы уйларын исенә төшерә икән. “Без бәләкәй чакта һәрвакыт бакчада бәрәңге казу, утырту эшенә булыша идек. Шул вакытта мин: үсәм дә, летчик булам. Бәрәңгене самолеттан гына бакчага чәчеп китәчәкмен”, - дип әнигә әйтә торган идем, дип искә ала Артур Поляков.
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз. Яңалыкларыгызны 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев