Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Артур Поляков: "2021 – эш көтү елы булды"

2021 ел кайсы ягы белән хәтерләрдә кала? Яңа 2022 елны ниндирәк уй-хыяллар белән каршы алалар?

Артур ПОЛЯКОВ, керәшеннәрнең “Бәрмәнчек” дәүләт ансамбле директоры:

– 2021 ел эш ягына килгәндә ансамбль өчен вакыйгаларга әллә ни бай ел булды дип әйтә алмыйм. Эш көтү елы булды. Коронавирус, төрле чикләүләр бетеп, тулы залларда эшләрбез дигән теләк белән яшәдек. Шул теләк белән яши-яши, бер ел үтеп китте. Шулай да, шатлыклы яңалыкларыбыз да бар. Ансамбльнең артистлары яңа үрләр яулап торалар. Быел “Бәрмәнчек”нең оркестр артисты Азат Хәмидуллинга һәм балет артисты Радик Шәйхетдиновка “Татарстан Республикасының атказанган артисты” дигән мактаулы исем бирелде. Фольклорчы Геннадий Макаров “Фидакарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләнде. Болар барысы да ансамбльнең дәрәҗәсен, абруен күтәрә.

Үземә килгәндә, быел гаиләм белән яңа йортка күчтек.

Хәзер планнар корып яшәп булмый. Былтыр да чит илләргә барып төрле фестивальләрдә катнашырбыз дип уйлаган идек. Кызганычка, барысы да без теләгәнчә булмады. Сау-сәламәт булып, дәртне җуймыйча, матур итеп эшләргә язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев