Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Артем Пискунов: «Усыдан 11 көн эчендә үсеп килгән улыбыз»

Популяр Актер үзенең нинди әти булуы турында сөйләде.

Шушы көннәрдә К.Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры артисты Артем Пискунов "Тәртип" радиосында кунакта булган. Шунда үзенең нинди әти булуы турында сөйләгән. 

Нинди әти булуымны – Әскәр үскәч, үзе сөйләр. Без үзебез үскәндә мама, папаны иртә һәм кич кенә күреп кала идек. Алар – гел эштә, без дә эш күреп үстек. Ләкин аларны бик яратабыз. Хәзерге балаларга игътибар кайчак артып та китә кебек.

Менә Яңа елдан соң Әскәрне үзен генә Усыда (Мөслим районының Яңа Усы авылы – Артемның туган авылы – авт.) калдырып килдек. 11 көн безсез торды. Тәрбияләгәннәр үзен, үсеп тә киткән кебек. Кичә әле "үзем юынам" дип, ваннага кереп китте. Мөстәкыйльләнеп килгән (көлә).

Аңа көн саен яңа әкият сөйлим. Инде бөтен әкиятләрне сөйләп чыктым, уйлап та чыгара башладым. Тау шуарга, чаңгы шуарга йөрибез. Тик Казан урамнарында әти-әниләре белән күңел ачып йөргән балалар еш очрамый шул. Әле беркөнне ике-өч әти шуның турыда сөйләшеп тордык, – дип сөйләде Артем радиодагы алып баручыларга.

Фото: А.Пискуновның шәхси архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев