Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Артем Пискунов: «Көйләр дә язам»

Кәрим Тинчурин театры артисты Артем Пискунов башкаруында өр-яңа җыр.

Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә шагыйрә Людмила Аланлының иҗатына багышланган “Күңелемә кояш элдем” исемле әдәби-музыкаль кичә узды. Кичәдә Гәрәй Рәхимнең сүзләренә язылган “Син аңларсыңмы икән?” җырының премьерасы булды. Җыр көй авторы Людмила Аланлы башкаруында яңгырады. Шулай ук, бәйрәм дәвамында шагыйрәнең иҗат җимешләренә яңа язылган җырлар тәкъдим ителде. Юрий Гордеев “Синең өчен” шигыренә көй язып, Олег Фазылҗанов аны беренче тапкыр тамашачы каршында җырлады. Артем Пискунов та кунакларга бүләк әзерләп килә, хәтта, Людмила Аланлы өчен дә артистның чыгышы көтелмәгән бүләк иде. "Бу җыр миңа зур сюрприз булды", - ди шагыйрә. Кәрим Тинчурин исемендәге театр артисты “Бәхетнең күлләре”нә үзе көй язып, гитарада уйнап җыр башкарды.

Фото: Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев