Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Әрнәш җиле Казанда да тынгылык бирми

Бүрсет суының югары агымында Әрнәш (Зур Арташ), Түбән Әрнәш, Урта Әрнәш (Албай), Югары Әрнәш (Казаклар) исемле керәшен авыллары сибелеп утырган.

Әүвәл заманнарда бу төбәкне «Әрнәш ягы» исеме белән атап йөрткәннәр. Бу яктан – Бүрсет суы үзәнлегеннән Чулман елгасына таба кыш айларында еш кына үзәккә үтәрлек төньяк җиле исә. Элек мескен бүрек, чабата, суккан ыштан киеп йөргән заманнарда салкын төньяк җиле түбәнрәк урнашкан Ташлык, Югары Бүрсет, Үсәли, Бүрсет-Сөкәсе, Баскан, Катмыш, Еникей-Чишмә авылы кешеләренең теңкәләренә тигән. Үзәнлектән килүче менә шул салкын җилне халык «Әрнәш җиле» дип атаган да инде.

Шулай бервакыт Югары Бүрсеттән Хөснулла исемле кеше Казанга барып чыккан. Көн бик салкын, җилле икән. «Үзәккә үтә шушы Әрнәш җиле, инде Казанга килгәч тә тынгылык бирми!» – дип, Хөснулла Казан урамыннан исүче салкын җилдән зарланып алган.

Рөстәм Акъегет, Безнең мирас.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев