Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Армия генералы Алексей Антонов турында кызыклы фактлар

Антонов тормышындагы иң мөһим операция – “Багратион”. Бу 1944 нче елның 22 июнендә башланачак Белоруссия операциясенең планы һәм карталары. Операцияне эшләп чыгу өчен бик күп көч куелса да, нәтиҗәдә кыска гына текст һәм картадан башка берни дә булмый. Бу Антонов стиле – кыска һәм төгәл. Операция нәтиҗәсендә гитлерчыларның ике ел буена ныгытылган фронтлары җимерелә.

Армия генералы, Совет Армиясенең Генераль штабы Оператив идарәсе начальнигы, Генераль штаб начальнигы урынбасары, Генераль штаб начальнигы,Варшава договоры илләренең Берләшкән Кораллы Көчләр штабы начальнигы, Кырым(Ялта) һәм Берлин(Потсдам) конференцияләрендә катнашучы, генераллардан бер үзе “Җиңү” ордены белән бүләкләнгән кеше ул Алексей Иннокентьевич Антонов.

Башта аның үзебезнең халыктан чыкканлыгын, әтисенең Иванай авылыннан икәнлеген ачыкларга кирәктер. Алексей Антоновның әтисе Иннокентий Алексеевич Иванай авылында туа. 1898 нче елда ул патша хезмәтенә алына. Башлангыч белемле генә булса да, талантлы егетне тиз күреп алалар, офицерлар курсына укырга җибәрәләр.

1896 нчы елның 15 сентябрендә Гродно шәһәрендә Иннокентий Антоновның улы Алексей туа. Малайга 12 яшь тулганда, капитан Антонов, бәлага очрый: 1896 нче елда хәрби маневр вакытында,боз ватылып, пушка һәм атлары белән суга чума, үпкәләре шешеп,ун көн эчендә үлеп китә. Тол калган хатыны Тереза Ксавертьевна ике бала белән, 1914 нче елда, Петроградка яшәргә күчә. Каты авырудан 1915 елда Тереза да үлеп китә, матди хәлләре начараю сәбәпле, Алексей Петроград университетының физика-математика факультетын тәмамлый алмый, заводка эшкә урнаша.

1915 нче елның декабреннән алып 1917 нче елның июленә кадәр поручик Антонов немецларга каршы сугышларда катнаша. Алексей Герман фронтында окоптагы пехота поручигы булып сугыша. Алексейга әтисе кечкенәдән туган телне, моңлы керәшен җыруларын өйрәткән булса, әнисе - татар каны катышкан поляк, балаларына поляк, француз,немец телләрен өйрәтә, татар теленә мәхәббәт тәрбияли.

Россиядә Гражданнар сугышы башлангач, 1919 нчы елны Алексей Кызыл Армия сафларына алына. Антонов Көньяк фронтта Деникинга каршы барган көрәшләрдә Мәскәү Эшчеләр дивизиясенең штаб начальнигы ярдәмчесе була. 1920 нче елда 45 нче бригаданың штаб начальнигы. Ул елны Алексей М.В.Фрунзе белән очраша, Сиваш кичүенең бер планы Антонов планы буенча эшләнә. Фрунзе тәкъдиме белән, Сивашны кичүдә актив катнашканы өчен Алексей Иннокентьевич Антонов Хәрби-Революцион Советының Дәрәҗәле коралы һәм Мактау грамотаы белән бүләкләнә.

Гражданнар сугышы тәмамлангач, М.В.Фрунзе исемендәге хәрби академиягә укырга керә. 1936 нче елда А.И. Антонов Кызыл Армиянең яңа гына ачылган Генераль штаб академиясенә укырга җибәрелә. 1938 елда аны М.В.Фрунзе исемендәге Хәрби академиядә гомуми тактика кафедрасына өлкән укытучы итеп күчерәләр. 1940нчы елда доцент һәм генерал-майор дәрәҗәсе бирәләр. 1941 елдан шушы кафедраның начальник урынбасары.

1941 нче елның мартында генерал-майор А.И.Антоновны Киев Махсус хәрби округына билгелиләр. Бөек Ватан сугышын шунда каршылый ул. Сугышның беренче көннәреннән үк Көньяк фронт идарәсен формалаштыруга керешә. Уңышлы уздырылган һөҗүм оперциясе өчен Семен Буденный һәм Алексей Антонов Хәрби Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнәләр.1942 елның июль аенда Төньяк Кавказ фронтларының штаб начальнигы итеп күчерәләр.Шул елны Антоновны тагын бер Кызыл Байрак ордены белән бүләклиләр. 1941 нче елгы иң беренче уңышлы Ростов һөҗүме татар генералы Антонов тәкъдиме белән кабул ителә һәм уңышлы башкарыла.

Югарыдагылар аның фронтлардагы гадәттән тыш оператив оештыру сәләтен күреп, Генераль штабка чакырып кайтаралар. Алексей Иннокентьевичның аннан соңгы барлык эшчәнлеге Советлар Союзы Кораллы көчләренең Генераль штабы белән тыгыз бәйләнгән.

1942 нче елның декабреннән алып 1945 нче елның язына кадәр, Берлинны штурмлаганчы, Кызыл Армия үткәргән мөһим хәрби операцияләренең берсе генә дә генерал Антоновтан башка үткәрелми. Кызыл Армия өчен дә, Генераль штаб өчен дә татар генералы Антонов Алексей Иннокентьевич бик зур табыш һәм хәрби гыйльми байлык була.Ул акыллы, төпле тирән белемле, зур аналитик,Вермахтгенералитетының планнарын анализлап,күреп,чишә белә торганштаб эшчесенә әйләнә. Аның дәрәҗәсе, даны, кирәклеге көннән-көн үсә. Күпчелек хәрби операцияләренең авторы –генерал Антонов. Шуларның иң мөһимнәре: “Курск дугасы”, “Багратион” исемле Белорусия операциясе, Днепр, Берлин операцияләре. Хәрби операцияләрне планлаштырган чакта Антоновның алга куйган принцибы – “Хәрби һөҗүмнең нәтиҗәсе дошманның күбрәк территориясен яулап алу түгел, ә коралы көчен юк итү!” Һәр операциядә Антонов шул максатны алга куеп планнар төзи һәм аларны тормышка ашыруга талантын, көчен сала.

Антонов тормышындагы иң мөһим операция – “Багратион”. Бу 1944 нче елның 22 июнендә башланачак Белоруссия операциясенең планы һәм карталары. Операцияне эшләп чыгу өчен бик күп көч куелса да, нәтиҗәдә кыска гына текст һәм картадан башка берни дә булмый. Бу Антонов стиле – кыска һәм төгәл.Операция нәтиҗәсендә гитлерчыларның ике ел буена ныгытылган фронтлары җимерелә. Сугышның хәлиткеч вакытында Антоновның хезмәте Ватан тарафыннан Җиңү ордены белән бүләкләнүе батырлыкка тиң.

А.И.Антонов 1945 нче елның 4-11 нче февралендә узачак Кырым (Ялта) конференциясенә җентекләп әзерләнә. Ике ил арасындагы фронтлардагы хәлләр турындагы докладны Генераль штаб начальнигы урынбасары, армия генералы А. И. Антонов ясый.

Антонов сөйләшүләр барышында искиткеч зур дипломатик әдәплелек күрсәтә. Сталин аның эшеннән канәгать кала. Югары Башкомандующий әмере белән А. И. Антонов 17 нче июль-2 нче августта узачак Берлин янындагы Потсдам конференциясендә катнашырга да кертелә.

1945 нче елның 17 нче февраленнән, Советлар Союзы Маршалы А. М. Василевский Өченче Белоруссия фронты командующие булгач, Алексей Иннокентьевич рәсми төстә Генераль штаб начальнигы булып кала. Ул бу постта 1946 нчы елның 25 нче мартына чаклы, Василевский кайткач, яңадан аның урынбасары булып 1948 нче елның 6 нчы ноябренә кадәр эшли. Шулай итеп, ул Генераль штабта алты елдан артык эшли.Маршал булырга исә аның татар нәселеннән булуы гына комачаулый.

1955 нче елда Жуковның каршы төшүенә карамастан, армия генералы татар Алексей Иннокентьевич Антоновны Варшава договарына таянып төзелгән Берләшкән Кораллы Көчләр штабының начальнигы итеп билгелиләр. Бер үк вакытта Советлар Союзы Армиясе Генераль штаб начальнигы урынбасары итеп тә куела.

Сугыш вакытында ике ел ярым Генераль штабны җитәкләп, ул төзегән хәрби операция планнары белән фронтларны данлыклы җиңүләргә китергән армия генералы Антоновның бүләкләре: Гражданнар сугышы вакытында Сиваш операциясен тәкъдим итеп, Инза дивизиясе башында Сивашны кичеп, иң мөһим җиңү штурмы өчен Почетлы ревалюцион корал, өч Ленин ордены, дүрт Кызыл Байрак ордены, Суворов ордены, I дәрәҗә Кутузов ордены, Ватан сугышының I дәрәҗә ордены һәм күпсанлы сугыш медальләре...

Алексей Иннокентьевич Антонов 1943 нче елдан бирле армия генералы. Ул 1962 нче елның 18 нче июлендә алтмыш алты яшендә вафат була. Һәм аның – бердәнбәр генералның җәсәде Кремль стенасына җирләнгән. Кремль стенасына куелган бердәнбер татар улы ул.

“Җиңү” ордены белән бүләкләнгән бердәнбер генерал – Антонов Алексей Иннокентьевич. Башкача бер генә генерал да “Җинү” ордены белән бүләкләнмәгән.

М.В.Фрунзе исемендәге Хәрби Академия бинасында, Гродно шәһәрендә ул туган йортта мемориль такталар куелган. Мәскәүдә һәм аның туган шәһәрендә аның исемендә урамнар бар. Санкт-Петербург Югары хәрби-топографик училищесы һәм Гроднодагы 11-нче урта мәктәп аның исемен йөртә.

Иванай авылы кызы, Котлы Бөкәш урта мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы: Любовь Степанова язмасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев