Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Апрельдә Тукай керәшеннәре йолалары, күренекле шәхесләре белән таныштырдылар

Айлык “Җакын дуслар җыелышкач” проекты кысаларында үткәрелде

27 апрель көнне Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә Тукай районы керәшеннәре айлыгының йомгаклау концерты булды. Айлык “Җакын дуслар җыелышкач” проекты кысаларында үткәрелде. Апрель аенда Тукай районы керәшеннәре үзләренең җыру-бию үзенчәлекләре, йолалары, күренекле шәхесләре белән таныштырдылар. 

Кичәне Мәләкәс авылыннан Людмила Адамова алып барды. Концертны келәү җыры белән башладылар. Шуннан соң Олы көн бәйрәме күренеше күрсәтелде. 

Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк директоры Людмила Белоусова килгән кунакларны Олы көн бәйрәме белән котлап, айлыкны үткәрергә ярдәм иткән тукайлыларга республика керәшен иҗтимагый оешмасы һәм Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырды.

Кичәдә "Питрау бәләкәч" һәм "Питрау" балалар фольклор ансамбльләре , "Асыл бизәк", "Борды", "Җакын туганнар", "Айбагыр" керәшен фольклор ансамбльләре, солистлардан - Лиана Самойлова, Валентина Сафидуллина, Елена Мансурова, Тамара Кузьмина катнаштылар. 

 

Фото: Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев