Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Анна Степанова: “Яшәү көчен чиркәүгә йөрүдән табам, иманнар җырлыйм, ураза тотам”

Тумышы белән Кукмара районының Кызыл тау авылыннан булган, хәзерге көндә Кече Чурада гомер итүче Анна түти Ходайга җараулы булып яшәү турында сөйләде. Үзенең озак еллардан бирле яратып пешерә торган “Ураза тәбәсе” рецептын газета укучыларыбызга тәкъдим итте

Аннаның кияүгә чыгуы бик кызыклы. Дөресрәге, хәзер искә алып сөйләгәндә генә күңелле шикелле ул. Иван дәдәй Степанов беренче тапкыр яшь, матур бу кызны Питрау бәйрәмендә күреп кала. Бер көнне эштән кайткан чакта, кыз янына машина килеп туктамасынмы?! Өйгә озатабыз дигән булып, “урлап” үзләре белән алып та китәләр. Машинада икәү – рульдәге һәм тагын бер егет. Кайтып җиткәнче ул кайсысына хатын буласын да аңлап бетерә алмый. Китүе ничек кенә булмасын, алар бер-берсен аңлашып, парлашып 46 ел гомер кичерәләр. 2018 ел гына аера аларны, Иван дәдәй чын дөньяга күчә. 3 малай тәрбияләп үстерәләр. Тик, тормыш бит ул сынаулардан тора, 2017 елда олы улларының юл фаҗигасенә очрап һәлак булуы, ата-ананы нык хәсрәткә сала. Бу кайгы Иван дәдәйнең дә авыруы көчәюенә сәбәп буладыр. Хәзерге вакытта Анна түти кече улы белән яши.

 –. Үземнең шушы авылга килен булып төшүемә гомерем буе сөенеп яшәдем. Йола-бәйрәмнәребезне мин монда күбрәк белдем. Олы көн бәйрәменә дә иң зур әзерлек – чиркәүдә иманнар җырлаудыр. Ураза вакытында ашау-эчүдән генә түгел, начар уйлардан, ачуланышулардан, азгынлыктан, күңел ачулардан да тоелырга тиешбез, – дип сөйләде Анна түти.

Анна түтидән – Ураза тәбәсе

Бер стакан җылы су, ике аш кашыгы сыек май, бер чәй кашыгы чүпрә, бер чәй кашыгы шикәр, тәменчә тоз салып, йомшак итеп камыр басыла. Эчлек әзерләгәнче камырны җылырак урынга куеп, ял иттерәбез. Эчлеккә бәрәңге, кишерне шакмаклап, суган, гөмбәне вак итеп турыйбыз һәм туралган сарымсак, помидор, укроп салып аерым савытта парландырып алабыз. Соңыннан барысын бергә кушып болгатабыз. Камырны җәеп, таба кырыеннан әзрәк күтәреп калдырып, эчлекне салабыз, өстенә томат сөртеп, ачык килеш калдырабыз. 35-40 минутка газ пиченә куеп пешерәбез. Ашларыгыз тәмле, тоткан уразалар саваплы булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Исэннэрмесез барчагызда,кодачанын тэбэсен пешереп карыйм алла боерса. Барыгызга исэнлек саулык телим.