Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Анна Батаева Кабан авылы турында нәрсә яза?

Анна Батаева Зәй районы Кабан-Бастырык авылыннан

Карендәшебез Анна Батаева туган авылы турында шигырь язган.

Тау астына урнашкан
Безнең Кабан авылы.
Урамыннан гармун белән
Бик күңелле баруы.
Авылыма кергәндә
Чиркәве балкып тора.

 

Нигәдер күңел тарта,
Керәсе килеп тора.
Елга буйлап чишмәләре
Челтер-челтер агадыр.
Ярларында кошлар сайрый,
Шул күңелдә каладыр.
Ничек кенә булса да,
Килә авылыма кайтасы.
Яшел чирәм өсләренә
Бер киерелеп ятасы.
Ни генә әйтсәләр дә,
Һавалары саф, чиста.
Авылны ике ярга бүлеп,
Суы ага чип-чиста.
Буасында каз-үрдәк
Каңгылдашып йөзәдер.
Кармак тотып утырсаң,
Балыклар да чиртәдер.
Ничек кенә булмасын,
Сагынам авылымны.
Кайткан саен кайтасы килә,
Онытмагыз авылны.

Чәчәкләрнең хуш исе
Минем бакчамда үсә
Кызыл, сары чәчәкләр.
Нинди генә юк анда
Җанга якын хуш исләр!
Чәчәкләр дә кеше кебек
Елыйлар да, көләләр дә.
Ә аларга акрын гына
Күбәләкләр дә куналар.
Чәчәкләрнең хуш исе
Борыннарны кытыклый.
Нигәдер кайбер кеше
Аларга бит кызыкмый.
Чәчәкләр бит кешенең
Хисләрен яктырталар.
Аларның чиксез матурлыгы
Йөрәк кылларын да чиртәләр.
Менә шул чәчәк бәйләмен
Бүләк итәм мин сиңа.
Чәчәкләрнең саф хисе кебек
Бәхет телим мин сиңа.

Анна БАТАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

16

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Молодец безнен КУРШЕ килене, унышлар сина Анна тути.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Анна ин якын дустым классташым минем зур рахмат сина тагын синнан шигерь хикая романнар котам син булдырасн сине кунакка котам