Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Җанисәп халыкка нәрсә бирәчәк?

Россиядә, хөкүмәт карары белән, халык санын алуның вакыты үзгәртелде: ул 15 октябрьдә башланып 14 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк

Бары тик йөрү өчен уңайсыз булган аерым урыннарда гына ул шушы елның 20 декабренә кадәр сузылачак. Җанисәпнең якынча нәтиҗәләре 2022 елның апреленә билгеле булачак. Төп нәтиҗәне Росстат 2022 елның дүртенче кварталында матбугатта бастырып чыгарачак.

Җанисәп барышында илебездә яшәүче кешеләр үзләре “Госуслуги” порталы аша, онлайн рәвештә, сорауларга җавап юллый алачаклар. Моның өчен 15 октябрьдән 8 ноябрьгә кадәр вакыт бирелә. Бу очракта, кесә телефоннарындагы кушымта (приложение) аша һәм “Мои документы” күп функцияле үзәкләрдә (интернетка тоташтырылган компьютерлары булса!) электрон форматтагы сорауларга җавап бирәләр.

Моннан тыш, сан алуның гадәти юлы да бар: анысы – кәгазь битләрдәге сорауларга җавапларны җанисәп алучы ярдәмендә тутыру. Сан алучылар махсус киемнәрдән һәм үзләре белән таныклыклары, планшетлары да булачак.

Халык санын алу илебездәге яшьләрнең – студентлар, яшь белгечләр һәм гаиләләрнең ниндирәк төр социаль ярдәмгә мохтаҗ икәнен дә күрсәтәчәк. Хәзерге вакытта илдә 14-35 яшьләрдәге 41 миллион кеше бар. 17-25 яшьлек егетләр һәм кызларның 27 проценты югары уку йортларында белем ала. Бу – Германиягә һәм Франциягә караганда күбрәк, дигән сүз. Яшьләр өчен беренче урында – белем алу, карьера, ә гаилә кору һәм бала табуны соңгарак калдыралар.

Җанисәп, шулай ук, илдә халык яши торган күп катлы йортларның торышын, кешеләрнең яшәү урыннары булган өй һәм квартирлар мәйданының халык саннарын алу аралыгында ничек үзгәргәнен күрү мөмкинлеге бирәчәк. Мәсәлән, 2010 елгы җанисәп аерым квартирда яшәүче өч кешелек гаиләдә җан башына уртача 17 квадрат метр (аерым йортта – 21 квадрат метр, коммуналкада – 10 квадрат метр) мәйдан туры килгәнен, ә ил буенча бер бүлмәдә 1,2 кеше торганын күрсәткән. Бу соңгы җанисәп халыкның яшәү урыны белән тәэмин ителешен ачыклау һәм яңа йортлар, социаль объектлар, коммуникацияләр төзелешен планлаштыру өчен дә кирәк.

Шулай ук, 2021 елгы җанисәпнең Россиядәге аз санлы җирле халыкларның кабатланмас мәдәниятен, традицияләрен, телләрен саклау һәм үстерү өчен дә әһәмияте зур булыр. Г.Плеханов исемендәге университетның фәнни хезмәткәре Елена Егорова фикеренчә, бу өлкәдә нәтиҗәгә ирешү өчен төгәл саннар, төгәл мәгълүмат кирәк, чөнки “2010 елгы җанисәп инде реаль чынбарлыкны чагылдырмый”. Җанисәп нәтиҗәләре Россиядәге халыкларның этнокультурасын үстерү һәм телләр төрлелеген саклауда ярдәм итү программасы өчен төп ориентир да булачак.

Фото: www.strana2020.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X