Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Андрей – Зәйнең талантлы егете ул

Инвалидлар турында без еш кына мөмкинлекләре чикле кешеләр дип әйтәбез. Ләкин алар арасында физик мөмкинлекләре чикле булса да, рух һәм йөрәк ныклыгы, ихтыяр көче булган кешеләр дә күп. Андыйлар турында без әледән-әле үзебез дә газета битләрендә язып торабыз. Шундый геройларыбызның берсе – Андрей Кузьмин

1993 елдан 3 декабрь Халыкара инвалидлар көне итеп билгеләп үтелә. Әлеге дата белән бәйле рәвештә декабрь башын инвалидлар декадасы итеп үткәрү традициягә керде. Ункөнлек җәмгыятебезгә мөмкинлеге чикләннәргә даими игътибар бирү, социаль яклау кирәклеге турында искәртә.Бу көннәрдә аларга игътибар чыннан да арта. Төрле күңел ачу чаралары, акцияләр уздырыла, төрле хезмәтләр тәкъдим ителә.

Зәйнең яшьләр эшләре идарәсе белгечләре бу көннәрдә талантлы егет Андрей Кузьмин белән очрашты. Андрей шигырьләр, картиналар иҗат итә, шулай ук җырларга бик ярата.  Аның язган һәр шигыре тирән эчтәлекле. Мәсәлән,  армиягә киткән ике дустына багышлап язган “Икәү” шигырендә егетләрнең Ватан алдындагы бурычларын тугры үтәп, туган якларга кайтуын сагынып көтүен, алар белән горурлануын белдерә.  Шулай ук аның әнисенә, туганнарына, туган ягына багышлап язган шигырьләре дә бик күп.  Ул без күрмәгәнне күрә, без искә алмаганны искә ала, күрер күзгә гади генә күренешләрдән илаһи матурлык таба белә. Андый күңел кеше саен бирелмидер, мөгаен.

 Андрейның картиналары да тирән мәгънәгә ия. Ул «Зәңгәр мәче» рәсем студиясенә бик теләп йөри. Аның эшләре ниндидер яктылыгы, җылылыгы белән аерылып тора.

 

Зәй офыклары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев