Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Анастасиянең зур хыялы

Җөридәге республикакүләм Питрау бәйрәме конкурсында Мамадыш районының «Кряшен чибяре-2023» титулын яулаган Анастасия Шумитова зур хыяллар дөньясында яши.

Мамадыш районының Ташлыяр авылы кызы Анастасия бу конкурста 2021 елда да катнашкан. Җиңү яулый алмагач, үзен тагын сынап карарга була. 

«Быел, диплом яклау сәбәпле, мама «авырга туры килер» дигәч, керәшен була торып, катнашмый калырга ярамый дип уйладым. Сайлап алу турыннан соң, бер ай буе ныклап әзерләндем» — дип сөйләде Анастасия. 

Аңа мамасы, тутасы да ярдәм иткән. «Визит карточкасы»н әзерләргә дус кызы булышкан, ул матур итеп шигырь язган.

«Иң курыкканы йола күрсәтү иде. Кемнән сорарга, кем булышыр икән, дип куркып калдым. Тик юкка борчылганмын, мама, апам Олеся, туганнан туган Людмила апам, племянниклар ярдәмгә килде. Питрауга 2 көн кала гына кеше табып бетердек әле без. Барыбыз бергәләп, Раштуа йоласын сәхнәләштердек», — диде Анастасия. Ә шулай да аның өчен иң авыры интеллектуаль тур булган. Сорауга җавап бирә алганы өчен әле дә сөенә.

Җиңүчеләрне атаганда, икенче һәм өченче урынны башка кызлар алганын ишетеп, Анастасиянең кәефе төшә.

«Беренче өчлеккә керермен дип уйладым. Инде быел да урынсыз калдым дип күңелсезләндем һәм, шул ук секундта, «Мамадыш районының «Кряшен чибяре» — Анастасия Шумитова» дип игълан иткәч, шок хәлендә калдым», — дип елмаеп сөйләде Анастасия шатлыклы мизгел турында. 

Башына таҗ кидергән минутларда горурлык хисе кичерсә дә, әле Анастасия туктап калырга уйламый, максаты — Татарстанның «Кряшен чибяре» булу. Сәхнәгә чыгу, керәшен җыруларын яңарту хыялы белән дә янып яши. Тормышта тагын бер хыялы — «аякка басу», квартира, яңа машина алу. Парашют белән сикерү уе да бар керәшен чибәренең. Анысын сезгә сер итеп кенә әйтәм. 

Ә киләчәктә «Кряшен чибяре» конкурсында катнашырга җыенучы кызларга Анастасиянең киңәше: «Кызлар, конкурста җиңү өчен бик нык тырышырга, эзләнергә, керәшен дөньясын, йолаларны, җыруларны, тарихны — барысын да өйрәнергә кирәк, шуны белеп торыгыз. Кыю булыгыз һәм, иң мөһиме, керәшен кызы икәнегезне беркайчан да онытмагыз».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев