Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Җан җал иткәндә - Надежда Токранова шигырьләре

Бәйрәм көннәрендә җаннарыгызны ял иттереп, "Туганайлар" редакциясе хезмәткәре Надежда Токранованың матур шигырьләрен укыгыз.

Яратылган шулай

Урамда көз бүген, ә күңелдә

Җылы җәйләр хөкем сөрәдер.

Ябык ишекләрне ачы җилләр

Рөхсәтсез дә ачып керәдер.

Сизелмичә тагын бер ай үтте,

Ә без аны гүя күрмәдек.

Иркәләде кояш, нурын сипте,

Вакытында шуны сизмәдек.

Тик зарландык көннәр эссе диеп,

Салкын һава диеп теләдек.

Сагындыра хәзер назлы кояш,

Ник вакытында кадерен белмәдек?!

Хәзер менә көздән зарланабыз,

Салкын имеш, шунысы ошамый.

Адәм баласының холкы начар,

Нидер аңар һәрчак ярамый...

Җәйдә сагындырса салкын көннәр,

Көздә сагындыра җылысы.

Ник гомерне зая уздырабыз?

Аңлашылмый һич тә шунысы.

 

Салкыннарга дәва

Салкын көзнең сары сагышын

Күңелемә теләп кертмәскә.

Бәргәләнеп йөрим урам буйлап,

Сагыш белән теләп китмәскә.

Кайдан гына алыйм түзәр көчне,

Кемнән генә сорыйм сабырлык.

Йөрәгемнең нечкә кылларына

Төзәлергә дәва булырлык.

Ачы җилдән качып тиз-тиз атлап,

Кем куенына кереп сыеныйм.

Әкияти хыял дөньясының

Назларына чумып коеныйм.

Салкын җилнең җанны телгәләве,

Үзәкләрне өзгән ачысы.

Барысына дәва була ала

Уртак яратуның тамчысы.

 

Көзләр

Тик нигәдер көзләр

Сагыш белән

Моңсулыкка күмә күңелне.

Ерак җәйдә һаман

Нидер эзләп,

Ярты җаным йөри түгелме?

Теләсәм дә көзне

Үз итәргә,

Ирек бирми, нидер тоткарлый.

Алдагысын күрим

Диеп түгел,

Күңел һаман артка сукалый.

Нигә шундый

Моңсу икән бу көз,

Нигә елый җилләр куптарып?

Бәлки шуңа,

Җылы җәйгә таба,

Күпме күңел йөри буталып?

Теләсәм дә җәйне кайтарырга,

Көз бирешми,

Хәзер хуҗа ул.

Үткәннәрне бирик

Үткән көнгә,

Алда көтә безне якты юл.

 

Алтын ул көз!

Сагыш төсе сары диләр,

Юк сүз, әлбәттә.

Шул көздә мин әни булдым,

Шатлык йөрәктә.

Сары бит ул муллык төсе

Алтын көзләрнең.

Сөендергән, туендырган

Күпме күзләрне.

Сары гына түгел җиргә

Сагыш тарата.

Шул ук агы, я кызылы

Тотып елата.

Сары түгел, алтын ул көз,

Муллык фасылы.

Шул көз миңа алып килде

Тормыш асылын.

 

Балаларда икән

Балаларда икән бит ул

Чын сөюнең шатлыклары.

Алар булгач аңлашыла

Бу тормышның ваклыклары.

Яшәүләрнең яме арта

Бала булган җирдә генә.

Сихри көчләр урнашкан бит

Шул сабыйлар йөрәгенә.

Таштай йөрәкне эретә

Бер елмаеп караулары.

Патшаны да куркыткан ди,

Йөрәк өзгеч елаулары.

Бала белән тулылана

Моңсу көннең бушлыклары.

Балаларда икән бит ул

Бу тормышның шатлыклары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев