Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Җәмле Җураш буйларында – 2022: Күңелемә коя чишмәләр

Менделеевск районының Иске Гришкин авылында “Җәмле Җураш буйларында” төбәкара керәшен мәдәнияте фестивале узды.

Фестиваль традицион мәдәниятне һәм аның төрле үзенчәлеген саклау, аны халыкка күрсәтү максатыннан үткәрелде. Конкурсны оештыручылар – Менделеевск районының үзәк клуб системасы, Халыклар дуслыгы йорты һәм керәшеннәр оешмасы.

“Җәмле Җураш буйларында” фествиалендә катнашырга 40тан артык гариза килгән. Быел фестиваль өченче мәртәбә үткәрелде. Пандемия аркасында узган елда ансамбльләр онлайн форматта җыелган булса, быел Иске Гришкин авылындагы җирле керәшен мәдәни үзәге карендәшләрне яңадан очраштырды. Жюрида Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәк директоры Людмила Белоусова, Менделеевск районы мәдәният бүлеге җитәкчесе Екатерина Шиһапова, район үзәкләштерелгән клублар системасы директоры Рәйханә Фәрхетдинова, “Бәрмәнчек” дәүләт фольклор ансамбленең сәнгать җитәкчесе Эльмира Кашапова, Иске Гришкин мәдәният йорты директоры Виктор Япаев булдылар.

Фестивальдә катнашучыларны сәламләп, Людмила Белоусова Гришкин авылының керәшенлеге нык булуын искәртте.

– Керәшен мәдәният үзәгендә җыелышу – зур вакыйга. Менделеевск районы җитәкчелегенә, культура бүлегенә рәхмәт. Иске Гришкин – бик үзенчәлекле авыл. Монда беркайчан да керәшенлек бетмәде. Республикада җирле керәшен мәдәни үзәге дә, иң беренче булып, Гришкин авылында ачылды. Керәшен оешмасы җитәкчесе Валентина Мамакова шушы авыл балаларын тәрбияләп үстерүдә, сәхнәгә күтәрүдә зур роль уйный. Тынгысыз заманда мәшәкатьләргә, дөнья авырлыгына карамыйча, безне бөртекләп җыеп, берләштереп, үзләренә чакырганнары өчен гришкинлыларга зур рәхмәт, – диде Людмила Даниловна.

Екатерина Шиһапова, Менделеевск районы мәдәният бүлеге җитәкчесе:

– Керәшен мәдәнияте фестивале “Җәмле Җураш буйларында” Иске Гришкин авылында туды. Рәхмәт сүзләремне керәшен мәдәниятенең үзәгендә кайнаган Валентина Викторовнага җиткерәсем килә. Культурабызны үстерүдәге һәм халыкка җиткерүдәге эшчәнлекләре өчен мәдәни үзәк хезмәткәрләренә бик зур рәхмәт. Аерым олы рәхмәтебезне әлеге фестивальдә катнашучы кунакларыбызга әйтәм. 300дән артык кеше җыелды – без моңа бик шатбыз. Шулай җыелып аралашуыбыз, килеп туган сорауларыбызны бергәләп чишә алуыбыз, дус-тату республикабызда яшәвебез белән без бик бәхетле. Мондый фестивальләр еш уздырылырга, аның дәрәҗәсе үсәргә тиеш. Барыгызга да зур рәхмәт.

Балык Бистәсе районының Казаклар Чаллысы авылыннан “Нур” фольклор ансамбленең фестивальгә өченче мәртәбә килүе турында әйтте.

– Яхшы кәеф белән килдек. Беренче мәртәбә катнашканда ансамблебез 1нче урынны алган иде – без аның тәмен татып карадык. Икенче тапкыр онлайн катнаштык. Иң мөһиме, фестивальдән үзебезгә яңалык алу, дуслар табу, танышлар белән аралашу, –  диде ансамбль җитәкчесе Сергей Новиков.

Җыенга күпьеллык бай тарихы булган ансамбльләр дә килгән иде. Шундыйларның берсе – “Борды” фольклор ансамбле.

– Конкурска авылыбызның өч җырын әзерләдек. Беренчесе “Борды урамнары” дип атала, урам көе. Икенчесе – туганнар-кодачалар өчен җырлана торган “Аллар алышаек” җыры. Өченчесе – кунакка килүчеләрнең җавабы буларак башкарылган “Ипәйләп”. Без акапелла җырлыйбыз, шуңа күрә җырлар арасында ял кирәк. Аның өчен кыска шигырьләр сөйләргә дә әзерләндек. Мин бу ансамльне күп еллар дәвамында җитәкләдем. Яшем бару сәбәпле, бу эшне үзебезнең мәдәният йорты директоры Нурия Равилевнага тапшырдым, – ди Тукай районы “Борды” фольклор ансамбле солисты Вера Рамазанова.

“Фольклор ансамбль”, “Милли бию”, “Вокал” номинацияләрендә уздырылган бу конкурс республикабызның 11 районыннан фольклор коллективларны җыйды. Барлык коллективлар да югары бәяләнеп, төрле дәрәҗәдәге лауреат исемнәренә лаек булдылар. Мәртәбәле жюри фестивальнең иң дәрәҗәле бүләген – Гран-прины Балтач районының мәдәният йорты карамагындагы “Орчык” гөсләчеләр ансамбленә тапшырды. 2014 елда оештырылган әлеге ансамбльгә тугыз кеше – балалар сәнгать мәктәбе укытучылары, мәдәният хезмәткәрләре һәм мәктәп укучылары йөри. Коллективның алыштыргысыз җитәкчесе – Балтач мәдәният үзәгенең халык җыр һәм бию ансамбле хормейстеры Айсылу Әсәдуллина. Фестивальдә ансамбльнең дүрт солисты Балтач районының Иске Чепья авылында яздырылган “Сандугачым синмени?” җыры белән чыгыш ясады.

Фестивальдә катнашучылар арасында иң кечкенәсе – Мамадыш районы Колышчы авылыннан килгән җиде яшьлек Виктория Чебышева. Күз явын алырлык костюмы, челтерәп чыккан моңлы тавышы, самими елмаюы тамашачыны таң калдырды. Ул “Җырлыйк әле” җыруын башкарып, беренче урын яулады. Бирегә Виктория үзенең  җитәкчесе Нина Трушова һәм дус кызлары белән килгән.

–  Фестивальдә икенче тапкыр катнашуыбыз. Беренчесендә Колышчы авылының “Покрау” фольклор ансамбле белән катнашып, 1нче дәрәҗәле лауреат исемен алдык. Быел исә аерым чыгышлар әзерләдек. Керәшен биюе белән игезәк кызларыбыз – Антонина һәм Тамара Стаканчиковалар һәм Арина Трушова, “Колышчы авылы көе”н башкарып, 3нче дәрәҗәле дипломга ия булдылар. Иң зур җиңүебез кечкенә кызыбыз Виктория Чебышеваныкы – 1нче дәрәҗәле диплом белән бүләкләнде.

Мондый фестивальләрдә мин һәрвакыт үземә яңа ачыш табып кайтам. Һәр авылның үзенә генә хас булган киемнәре, җырлары, биюләре, матур һәм эчтәлекле йола күренешләре бар. Төрле районнан килгән коллегалар белән аралашу, фикер алышу үзе бер куаныч, – дип уртаклашты үзенең хис-кичерешләре белән “Покрау” керәшен фольклор ансамбле җитәкчесе Нина ТРУШОВА.

 

Конкурсантларны бүләкләүдән тыш, “Җәмле Җураш буйларында” фестивален югары дәрәҗәдә оештырган һәм үткәргән өчен, җирле керәшен мәдәни үзәге директоры Виктор Япаев Түбән Кама керәшен җәмгыяте идарәсе председателе Тамара Баһаветдинова исеменнән рәхмәт хаты һәм медаль белән бүләкләнде. Соңыннан карендәшләр, язын ямьле Җураш елгасы ташыгандай, якты хис-тойгылар белән таралыштылар.

Фото: Илүзә Галиуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев