Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Амелия Феофанова «Сәйлән» телевизион проектының җиңүчесе

Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында зур концерт булды. Анда, «Сәйлән» телевизион җыр фестиваленең җиңүчеләрен дә билгеләделәр.

«Балачак җыры» Халыкара балалар җыры бәйгесенең 5 еллыгы уңаеннан грандиоз гала-концерт узды. «ШАЯН ТВ» каналы кунакларны  театраль тамаша белән шаккаттырды. Бу кичтә, сәхнәдә балалары катнашында уникаль концерт, «Сәйлән» фестивале җиңүчеләре башкаруында иң матур балалар өчен җырлар, онытылмаслык чыгышлар һәм, «Балачак җыры» балалар җыры бәйгесе клипларының премьералары булды.

«Сәйлән» фестивале татар халык, классик, эстрада җырларын башкаручы балаларны барлый; татар җырлары аша балалар һәм яшүсмерләр арасында татар телен популярлаштыруга зур өлеш кертә, яшь йолдызларга зур сәхнәгә юл ача.

Бәйрәм чарасында әлеге фестиваленең  җиңүчеләре үзләренең лаеклы бүләкләренә ия булдылар. Җиңүчеләргә акчалата бүләкне Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Комиссия рәисе Марат Әхмәтов үзе тапшырды. Яшь йолдызлар арасыннан Гран-при иясен дә билгеләделәр. Алтынчы сезонының җиңүчесе – Биектаудан җырчы кызыбыз Амелия Феофанова.

Шунсын әйтергә кирәк, Амелия 5 ел элек бер тапкыр җиңү яулаган иде инде. 

* * *

Амелия Феофанова, 9нчы класста укый һәм «ШАЯН ТВ» каналының төрле проектларында катнаша. Алай гына да түгел, мәктәп укучысы гына булса да, татар дәүләт филармониясендә эшли, С.Сәйдәшев исемендәге музыка мәктәбенә дә йөри. Музыка мәктәбендә Амелия саксофон һәм фортепиано калссында укый, күптән түгел генә сәнгать мәктәбен тәмамлаган.

Фото ШАЯН ТВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев