Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Алма өлгергән чак

Быел җиләк-җимеш уңышы аеруча мул булды. Чияне дә, кара карлыган, бакча җиләген дә чиләк-чиләк җыйдык. Алмагачларыбыз да ап-ак чәчәккә күмелеп утырган иде. Коры һава булуга карамастан, быел да алмалардан сыгылып утыралар. Алманы кая куярга икән дип аптырыйсы юк - рәхәтләнеп ашарга кирәк. Чөнки алмада углеводлар, күптөрле витаминнар, кальций, тимер, калий...

Быел җиләк-җимеш уңышы аеруча мул булды. Чияне дә, кара карлыган, бакча җиләген дә чиләк-чиләк җыйдык. Алмагачларыбыз да ап-ак чәчәккә күмелеп утырган иде. Коры һава булуга карамастан, быел да алмалардан сыгылып утыралар. Алманы кая куярга икән дип аптырыйсы юк - рәхәтләнеп ашарга кирәк. Чөнки алмада углеводлар, күптөрле витаминнар, кальций, тимер, калий бар. Йөрәк авыруларыннан, кан басымы уйнаудан җәфа чигүчеләргә дә алма ярдәмгә килә - магний тозлары, Р, С витаминнары кан юллары эшчәнлеген яхшырта. Бөердәге ком, ташларны куу өчен дә алма суы эчәргә кирәк. Эчәклекләрне чистарту өчен дә элек-электән алма суын файдаланганнар. Алмадан кышка кайнатма, компотлар ясар- га була, кагы да бик тәмле. Алмадан әзерләнә торган берничә рецепт тәкъдим итәбез.

Алма кагы

Өлгергән, төшләре алынган алмаларны, суны әз генә салып, пешереп алыгыз. Суытыгыз һәм иләк аша сөзегез. Әзер массаны табага 0,5-0,7 сантиметр калынлыкта җәегез. Кастрюльгә су салып кайнарга куегыз. Табаны кастрюль өстенә урнаштырыгыз (таба кастрюльнең өстен тулысынча каплап торырга, читкә пар чыкмаска тиеш). 1 сәгать, сәгать ярымда тәмле алма кагы әзер.

Кышка алма пирогы өчен эчлек

Алмаларны әрчеп, төшләрен алып вак итеп турагыз. 1 килограмм алмага 200 грамм песок салып яхшылап болгатыгыз. Кайнап чыккач, 5 минут пешереп һәм стерильләштерелгән кайнар банкаларга тутырып, калай капкачлар белән ябыгыз.

Кыш көне якыннарыгызны әзер эчлектән пешерелгән алма пирогы белән сыйлагыз!

Кыздырылган алма

800 грамм алманы чистартып, һәрберсен 4-6кисәккә (зурлыгына карап) бүлегез. Әлеге кисәкләрне онда әвәләп (25 граммлап он кирәк була) майда кыздырыгыз (50 грамм чамасы ак май алына). Кыздырылган алманы тәлинкәгә тезегез, бераз песок, лимон согы сибеп өстен варенье белән бизәгез.

Мондый алмаларны табынга сөт яки сөт өсте (сливки) белән дә бирергә була.

Алма кушып кетчуп

3 килограмм кызыл помидор, 0,5 килограмм алма, 250 грамм башлы суган алыгыз. Боларның барысын да турап, суган йомшарганчы кайнатыгыз. Әлеге массаны иләк аша чыгарып, тагын 40 минут кайнатыгыз. 1,5 аш кашыгы тоз, стакан ярым песок, тәменчә төелгән кызыл һәм кара борыч, 50 грамм алма уксусы салып тагын 10 минут кайнатыгыз. Болгатып торырга онытмагыз. Уттан алып стерильләштерелгән кайнар банкаларга тутырып, калай капкачлар белән ябыгыз.

Ә сез алмадан ниләр әзерлисез?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев