Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Алина Прокопьева: "Әбием нәселендә укытучылар династиясе 1938 елдан башла"

Түбән Каманың "Туган як" газетасында укытучылар династиясеннән булган Алина Прокопьеваның гаиләсе турында мәкаләсе чыкты

Түбән Камада генеологик тикшеренүләргә багышланган муниципаль конкурс узды. Анда 19 нчы мәктәпнең 9 нчы сыйныф укучысы Анастасия Прокопьева (өстәге фотода ЗАГС идарәсе начальнигы Бэлла Махотина белән) да катнашты. Эшен ул нәселендәге укытучылар династиясенә багышлаган. Аны сезгә дә тәкъдим итәбез.

«Бервакыт, мәктәп тарихы музеена кергәч, архив фотолары арасында әбием Анна Гурьевна (астагы фотода укучылары, Түбән Кама шәһәре мэры Айдар Метшин, «Керәшен» оешмасы рәисе Тамара Баһаветдинова, Виктор Шадрин белән) һәм аның кызы (әниемнең сеңлесе) Валентина Ивановна сурәтләрен күрдем. Алар татар теле укытучылары булып эшләгәннәр икән. Нәселебездә укытучылар күп, шуңа күрә бу һөнәрне сайлаган туганнарым турында күбрәк беләсем килде. Әбиемнең әнисе Глекерия Шабалина, әбием Анна Шабалина (Бутяева), әнием Лариса Ивановна белән сөйләштем, фотоларны, документларны карадым, тикшердем. Әбием нәселендә укытучылар династиясе 1938 елдан башлануын ачыкладым!
Мөгаллим булып хезмәт куйган 29 кешенең гомуми эш стажы – 609 ел тәшкил итә. Беренче буында дүртенче бала булып Роман Макарович дөньяга килгән, аның улы Матвей Романович Шабалин 16 яшендә Уфа губерниясендә керәшен-татар башлангыч мәктәбен тәмамлаган. Хәзерге заман белән чагыштырсак, бу белем бүгенге урта һөнәри белемгә тиң. Ул укымышлы кеше булган, 1921 елда туган улы Иван Матвеевич Шабалин укытучы булып өч ел эшләгән. Аннары 20 яшендә Бөек Ватан сугышына киткән. Киткәндә, әнисенә: «Сугыш тиз бетәр, мин кайтырмын, балаларга белем бирүне дәвам итәрмен. Китапларымны сакла, әнием!» – дигән. Әмма бу китаплар сандыкта 40 ел яткан, чөнки Иван Матвеевич 1942 елда Волгоград өлкәсенең Отрадное авылында һәлак булган. Эзтабарлар безне табып, бу хакта хәбәр иттеләр. Иван Матвеевич һәм ике абыйсы – Гурий һәм Николай исемнәре Яр Чаллы шәһәрендәге «Ватан – Ана» һәйкәленә уелып язылган.
Әбием Анна Гурьевна Бутяеваның педагогик стажы 43 ел. 2 нче мәктәптә музей булдыру өчен зур көч куйган, андагы уникаль экспонатлар (шул исәптән, Иван Шабалин китаплары да) аның ярдәме белән урын алган, укучылары белән экспедицияләргә дә барган. 19 нчы мәктәптә исә әбием «Керәшеннәр мәдәнияте һәм сәнгате» музеен ачкан. Ул педагогик хезмәт ветераны, төрле медальләр һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән. Озак еллар дәвамында «Сүрәкә» ансамблендә чыгыш ясаган. Кызганычка, ул вафат булды.
Минем әнием Лариса Ивановна Бутяева башлангыч сыйныф балаларына белем бирә, укучылары да, ата-аналар да аны бик хөрмәт итә. Әнинең сеңлесе Валентина Ивановна да укытучы һөнәрен сайлап, мәктәп һәм шәһәр тормышында актив катнаша. Алтынчы буын вәкилләре – мин һәм абыем Роман. Ул Казан федераль университетының икенче курс студенты, шулай ук җәмәгать эшләрендә дә катнаша. Мин әбием янына еш бара идем, үткәне турында сорашырга яраттым, аның белән сәхнәдә «Сүрәкә» ансамбле составында чыгыш ясадым, хәзерге вакытта «Асыл нәсел» ансамблендә җырлыйм. Әби-бабаларым турында мәгълүмат күп җыелды, горурланырлык нигез бар. Мондый язмышлардан ил тарихы барлыкка килә дә инде.


Анастасия ПРОКОПЬЕВА, 19 нчы мәктәпнең 9 нчы сыйныф укучысы.

Фото: "Туган як"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев