Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Алина Каримова турында: Иреннән артык күп сөйли, чәчрәп чыга, тыйнаграк булсын. Чәчен җыйсын...

Берәүләр алып баручы Алинә, Азат Кәримовларга соклануын белдереп мактау сүзләре җиткерсә, икенчеләр көчле тәнкыйть утына тота

Соңгы яртыеллыкта “Җырлыйк әле” тапшыруын караучылар еш шалтырата безгә. Берәүләр алып баручы Алинә, Азат Кәримовларга соклануын белдереп мактау сүзләре җиткерсә, икенчеләр көчле тәнкыйть утына тота. Бигрәк тә Алинәгә нык эләгә. “Иреннән артык күп сөйли, чәчрәп чыга, тыйнаграк булсын. Чәчен җыйсын”, – диючеләр дә бар иде...

– Тәнкыйть сүзләре еш ишетергә туры киләме?

Азат:
– Мин бу кайтавазларга сөендем генә. Тормыш- та без үзебез шактый тыйнак кешеләр. Ә сәхнә, телевидениедә җебеп, йомылып, авыз эченнән ботка пешереп торган кешегә урын юк. Хатын- кызмы син, ир кешеме, ут бөркеп, кызык чыгарып башкаларга энергия биреп торырга кирәк. Бәлки шул максатны күз алдында тотып эшләгәндә бераз артыгын да кыланып җибәрә- бездер. Эмоцияне аны үлчәүгә салып карап булмый бит. Безне тәнкыйтьләүче бар икән, димәк карыйлар, үсешебезне телиләр дигән сүз. Кызганычка каршы тәнкыйть сүзләрен алай еш ишетергә туры килми, күбрәк булсын иде ул. Тәнкыйть күплеге танылу билгесе дип саныйм мин.

Алинә:
– Әстәгъфирулла диген. Миңа андый танылу кирәкми. Бәлки бу сүзләр Азатның үзенә кагылмаганга сөенәдер ул. Килде-китте сүз белән тырнак астыннан кер эзләүне мин тәнкыйтькә санамыйм...

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X