Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Алина Давыдовадан эремчекле пасха рецепты

“Кряшен чибяре – 2014” титулы иясе, “Ямьле” төркеме солисты Алина ДАВЫДОВА әтисенең туган ягы – Кайбыч районы Иске Тәрбит авылында Олы көнгә әзерләнә торган эремчекле пасха рецепты белән бүлеште.

Кирәк: 500 гр эремчек, 1 стакан каймак (сливки), 100 гр сыер мае, 1 стакан шикәр комы, 2 күкәй, бизәү өчен – мармелад, кардамон яки цукаты (кипкән шикәрле җимеш).

Эш тәртибе

Кәструльдә 2 күкәйнең сарысын ярты стакан шикәр комы белән болгатып, каймак өстәп, сүрән утта болгата-болгата пешерергә. Масса куерырга тиеш. Көймәсен өчен, зуррак кәстрүльдәге су өстенә куеп, “водяная баня”да пешергә дә була. Крем куергач, утта алып суытырга куябыз.

Эремчеккә шикәр, сыер мае салып, блендер белән бертөрле масса барлыкка килгәнче туглыйбыз. Бизәү өчен мармелад, цукаты, кардамон турыйбыз.

Крем, эремчекле масса, мармеладларны бергә кушып болгатабыз. Пасха формасын ике катлы марля белән каплап, өстенә килеп чыккан массаны салабыз, өстен ябабыз да авыр әйбер белән бастырып куябыз. Эремчекле пасха әзер булганчы суыткычта бер тәүлек торырга тиеш.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев