Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Алъяпкыч сүзе өлкән кешеләр сөйләмендә «алчүперәк» дип тә кулланыла

Хәзерге сирәк кешеләрдә генә сакланган борынгы киемнәрне үткән гомерләрнең, әбиләрнең һәм әниләрнең истәлеге итеп, кадерләп торырга кирәк.

Алъяпкыч сүзе сирәк очракларда өлкән кешеләр сөйләмендә "алчүперәк" формасында да кулланыла.
Мисаллар:

"Бәчүкә түтинең алчүперәген күрсәттем боларга (Толабай). Сандыкта кейем күп: күлмәкләр, ыштаннар, алчүперәк, чиккәннәр, чалбарлар, бөйстәрләр, әзәрләр, бүрекләр, җаулыклар" (Керәшен Сәрдәсе авылы, Питрәч сөйләше).


Бизәкләрнең формасы ягыннан алъяпкычлар түбәндәгечә аталып йөртеләләр: алмалы алҗапкыч, чуптарлы алҗапкыч, чүпләмле алҗапкыч.
Казан арты керәшеннәре сөйләшендә сирәк кенә "алгапыс" ва­рианты да очрый.

Алгапысы айлы-айлы,
Сөйләгән сүзе җайлы.


Калталы күлмәк — бала итәкле күлмәк.

Яшь килен калталы күлмәк кия. Калта диләр, менә күлмәкнең итәгенә бөреп куйалар кечти итәк, калталы күлмәк була. Калталы күлмәкләр киеп, аның өстеннән ука-җилән кияр ийек" (Түбән Кама керәшеннәре сөйләшеннән).


Минчәт (венчать) күлмәге (элек кайбер якта шулай әйткәннәр ) — чиркәүдә кәбен койдырганда киелә торган күлмәк.


"Кәбен койдырганда яшь килен ике итәкле күлмәк кигән, "запун" бәйләгән. Минчәт күлмәкләрен мәңгелеккә күчкәнче саклый, минчәт күлмәге белән күмәләр" (Кайбыч ягы керәшеннәре сөйләшеннән).


Ф.С.Баязитованың “Керәшеннәр. Тел үзенчәлекләре һәм йола иҗаты” китабыннан алынды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бу сузнен алжапкыч, алжапма вариантлары да бар.