Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Алёна Низамова: Керәшенчә марафон керәшен хатын-кызлары хәрәкәте оешуга этәргеч бирде

«Туганайлар» газетасы оештырган керәшен марафоны катнашучысы, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында редактор-тәрҗемәче, журналист Алёна Низамова әйтүенчә, марафон керәшен хәрәкәте оешуга этәргеч булды.

«Төркемебездә 30дан артык кеше бар. Һәр катнашучы төрле авылдан. Марафон дәвамында бер-беребезгә шулкадәр якынайдык, дуслаштык. Марафон тәмам булгач, җырчы Вадим Захаровның әнисе вафат булды. Аның кайгысын уртаклашып, акча җыйдык, Вадимга ярдәм күрсәтәсе килде. Ул күбебезнең яраткан җырчысы. Төрле милләтләрнең оешмалары бар, бу марафон исә керәшен хәрәкәтенә башлангыч бирә алды. Марафон катнашучылары да бу фикерне хуплады», - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Алёна Низамова марафонны көтеп алган. «Марафонда керәшен йоласы, бәйрәмнәре турында сөйләдек, балаларга керәшенчә тәрбия бирү, керәшен әдәбе, керәшен хатын-кызы кем, нинди ул, дигән сорауларга җавап эзләдек. «Туганайлар» газетасы редакциясенә рәхмәт», - диде ул.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев