Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Алексей Ефимов: «Авылыбыз халкы һәрвакыт бердәм булып, күрешеп яшәсен иде»

Чистай шәһәре Керәшен җортында карендәшләребез кабат очрашуга җыелды.

Очрашуга барлык эш-мәшәкатьләрен калдырып, бер-берсен сагынышып килде алар. Үзләренең йөрәк түрләрендә сакланган хатирәләрен яңарттылар. Авылда яшәгәндәге кызыклы вакыйгаларны искә төшерделәр. Читкә чыгып китүләре, белем алулары, гаилә корулары турында сөйләп туя алмадылар. Истәлекләрдәге күңел җылылыгыннан аларның бу очрашуны зарыгып көтеп алулары сизелде. 

Авыл белән бәйле хатирәләрне барлау керәшен җыруларын җырлау, йола-гадәтләребезне искә төшерү белән үрелеп барды. Борынгыдан килгән йолалар һәрвакыт серле, тылсымлы такмаклар яки жырулар белән үрелгәнлектән, шул йолаларның аерылмас бер өлешен, аның бер бизәген тәшкил итәләр.

Кичәдә өлкәннәр генә түгел, яшьләрнең дә катнашуы бик яхшы булды. Бу очрашу тормыш тәҗрибәсе туплаган өлкәннәрнең яшь буынга үзләренең киңәшләрен, матур гадәтләрне, җыр-моңнарын тапшыруына әйләнде.

Кичәдә, ямь өстенә ямь өстәп, Бахтаның “Карендәшләр” фольклор ансамбле үз авылдашларына матур җырларын бүләк итте.

– Очрашып, күрешеп, аралашып яшәү – матур гадәт, күркәм гамәл. Мондый бәйрәмнәр алга таба да дәвам итсен иде. Бу матур гадәтләребез тукталмасын, авылыбыз халкы һәрвакыт бердәм булып, күрешеп яшәсен иде, – дип, кичәне йомгаклады Чистай керәшен оешмасы җитәкчесе урынбасары Алексей Ефимов.

Елизавета Цыганова,

Чистай шәһәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев