Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Алексеевск районыннан Раиса Федоровна: “Йола-гадәтләребезнең яңаруына сөенәм”

Кр. Баран авылында гомер итүче Раиса Васильева авылның иң өлкән кешеләренең берсе.

Нурлы йөзле, җылы куллы әбиләр… Аларны кем генә яратмый икән? Алар кем белән сөйләшсә дә үзләренең изге теләкләрен телиләр, тормыш тәҗрибәсе биргән киңәшләрен җиткерәләр.

Бу әби белән сөйләшеп утыру бик кызык. 88 яшь аңа.

 “Миңа керәшен иҗтимагый оешмасы җитәкчелегеннән Мактау Кәгазе дә бирелгән иде. Заманында казанга барып, Филармония концерт залында чыгышлар да ясадык. “Бәрәнҗәр” ансамбленә йөрдем. Тормышның ачысын да күп күрдем.  Улым белән кызым мәңгелеккә күчтеләр. Хәзер инде җырлыйсы түгел, җылыйсы килә күбрәк. Тавышым да бетте. Шулай да үзем белгән элгәреге җыруларны яшьләргә өйрәтергә тырышам. Авылда нинди генә чара үтсә дә, барам. Йола-гадәтләребезнең яңаруына сөенәм. Дөньялар гына тыныч булсын»,– диде дә җырлап та бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев