Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Александр Малов Татарстан Президентының Дәүләт Советына юлламасын җиткергән утырышта катнашты

24 сентябрь көнне алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының ундүртенче утыршы узды

Бүген алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының ундүртенче утыршы узды. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Дәүләт Советына юллама белән мөрәҗәгать итте.

Утырышта Бөек Ватан сугышында катнашкан карендәшебез Александр Михайлович Малов белән Советлар Союзы Герое Борис Кириллович Кузнецов,тыл хезмәтчәне Камил Хөсәен улы Тукаев һәм Социалистик Хезмәт Герое Николай Васильевич Фролов та катнашты. 

"Кадерле ветераннар! Сез – батырлык һәм кыюлык үрнәге. Сезгә һәм барлык ветераннарга чын күңелдән рәхмәт белдерәм. Барыгызга да сәламәтлек, яхшы кәеф, җан җылысы һәм озын гомер телим!", - дип Татарстан Президенты ветераннарга алкышларга тәкъдим итте.

Утырыш Салих Сәйдәш исемендәге Дәүләт зур концерт залында үтте. Рәсми Татарстан сайтында һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы сайтында турыдан-туры трансляция оештырылган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев