Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Александр Филипповның “Урман акланы” китабының презентациясе узды - Фото

20 октябрь көнне Зеленодольск шәһәренең М.Горький исемендәге культура үзәгенең китапханәсе залында ветеран журналист, публицист Александр Филипповның "Урман акланы" китабының презентациясе узды. Инде укучыларыбызга билгеле булганча, Александр Сергеевич быелгысы елның февраль аенда, 80 яше тулган көннәрдә арабыздан китеп барды. Басмага тапшырылган "Урман акланы" китабын автор үзе күрә алмады.

Чараны Яшел Үзән муниципаль районы администрациясе, районның үзәкләштерелгән китапханәләр системасы җитәкчелеге һәм Г.Тукай исемендәге милли-мәдәни үзәк оештырган иде. Кичәгә Казаннан кунаклар - Александр Филипповның курсташы, Татарстанның халык шагыйре Гәрәй Рәхим (Григорий Родионов), Татарстанның халык артисты Георгий Ибушев, классташы, профессор Татьяна Дунаева, "Туганайлар" газетасы редакторы Людмила Белоусова килделәр.

Очрашу матур чыгышлар, җырлар белән үрелеп барды. Кичәне алып баручы китапханә мөдире Римма Әхмәтханова Александр Филипповның тормыш һәм иҗат юлына багышланган эчтәлекле видео-презентация үткәрде. Кичәдә катнашучылар, кунаклар, оештыручылар чараны уздыруда башлап йөрүче, шәһәрнең татар милли-мәдәни үзәген җитәкләүче хатыны Клара Мәрдан кызы Филипповага, әтиләренең әдәби мирасын саклауда һәм таратуда зур тырышлык куючы улы Эдгар Александрович һәм кызы Эльза Александровнага зур рәхмәтләрен җиткереп, алдагы көннәрендә уңышлар теләделәр.

Александр Филипповның иҗаты да урман акланы кебек, аерылып тора. Анда җылылык та, кояш та, ачыклык та бар, диделәр очрашуда катнашучылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев