Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Александр Дормидонтов дөнья чемпионатында җиңү яулады

6­-10 ноябрьдә Сербиянең Нови-­Сад шәһәрендә гер спорты буенча 10нчы дөнья чемпионаты узды

Ярышларда 38 илдән 540 спортчы көч сынашты. Алар арасында Питрәч районы Кибәч авылыннан булган карендәшебез, гер спорты буенча Россия чемпионы Александр Дормидонтов та бар иде. Ул 64 яшьлек ветераннар арасында өченче урын алды.  Сербиягә ул Россия җыелма команда сы составында барган. Командада – йөздән артык спортчы, шуларның 60ы ветеран спортчылар булган.

"Россия командасын яхшы каршы алдылар. Бик күңелле ярышлар булды бу. Казахстаннан һәм Балтыйк буе илләреннән килгән командалар бик көчле иделәр. Шулай да, Россия җыелма командасы беренче урынга лаек булды. Мин үзем бу юлы өченче урын алдым. Алга таба хыялым – тагын да яхшырак әзерләнеп, уңышлы нәтиҗәләр күрсәтеп, дөнья чемпионы булу. Сербиядәге ярышка барырга ярдәм иткәне өчен "Ак Барс" Холдинг" компаниясенең генераль директоры Иван Егоровка рәхмәтем чиксез", -дип сөйләде Александр Дормидонтов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев