Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Алдагы өч елда Россиядә уртача төп ставка күләме күпме булачагы билгеле

Регуляторның акча-кредит сәясәте департаменты директоры урынбасары Андрей Гангам Новосибирскида Үзәк банк һәм бизнесның коммуникацион сессиясендә шундый фикерләре белән уртаклашты. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

«Якындагы өч елда уртача төп ставка хәзерге кебек 16 процент түгел, ә 10 процентка якын, хәтта аннан да кимрәк булачак», — диде ул.

Белгеч билгеләп үткәнчә, әлеге күрсәткеч озак вакытка финанслау, шул исәптән инвестицияләр һәм производстволарны да исәпкә алып билгеләнгән, дип хәбәр итә «Татар-информ».

Ул төп ставканың агымдагы күләме — 16 процент — инфляция басымына шактый тиз каршы торырга мөмкинлек бирүен әйтте. Алга таба ул планканы киметергә ярдәм итәчәк.

Элегрәк Үзәк банкта Россиядә еллык инфляциянең иң югары ноктасы кайчан көтелүе хакында сөйләгәннәр иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев