Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Альбина Муткина: "Максатым акча эшләү иде,тик ул икенче планга күчте"

17 февраль - студент отрядлары көне

17 февральдә илебездә Бөтенроссия студентлар хезмәт отрядлары көне билгеләп үтелә. Нинди дата соң бу? Кайдан килеп чыккан? Әлеге отрядлар нинди максат белән эшли?

"Астрахань өлкәсендә помидор уңышын җыярга җибәргәннәр иде. Бик күңелле сәфәр булды", - дип сөйләп, шаккатыра иде минем әтием. Ә мин авызымны ачып "Ничек инде шулай, башка төбәккә җибәреп, яшелчә уңышын җыйдыралар? Башка эшчеләре юк мәллә аларның?"- дип, гаҗәпләнеп утыра идем. Ниһаять, бүген аларның помидор җыярга бару сәбәпләрен аңладым. Әтием, укыган вакытында, студент отрядлары члены булган икән.

Студент отрядлары 1959 елда барлыкка килә. Ул елны Михаил Ломоносов исемендәге Мәскәү Дәүләт университетынның 339 студентын Төньяк-Казахстан төбәгендәге "целина"га җибәргәннәр. Целина дип, Казахстан, Идел буе, Себер һәм Уралның моңарча эшкәртелмәгән чирәм җирләрен үзләштерүне атаганнар. Бу сәфәр нәтиҗәсендә 16 объект төзелгән. Шул көннән халыкта кыска гына "стройотряд" дип йөртелгән студент отрядлары үз эшләрен оештырып җибәрә. Мондый бригадалар студентларга үзләренә акча эшләү өчен генә төзелми. Аның төп максаты - яшьләрдә хезмәткә карата хөрмәт тәрбияләү, күмәкләшеп-киңәшләшеп эшләргә, үз алдына куелган бурычларны тиз арада дөрес итеп чишәргә өйрәтү. Яшь - җилкенчәкләрнең иң энергияле, актив һәм хыялый вакытлары бит. Юкка гына, "стройотряд"та булган һәр кеше, аны җылы итеп, "яшьлегемнең иң матур, иң кызык вакыты, онытылмаслык, романтикага бирелгән чагы" дип искә алмыйдыр.

Бүгенге көндә дә, эллеккеге көч белән булмаса да, киләчәккә туры юл тоткан, Россия студент хезмәт отрядлары уңышлы гына эшләп килә. Анда яшьләрнең иң булганнары, киләчәккә төрле планнар белән яшәүчеләре катнаша. Шулар арасында Балык Бистәсе районы Иванай авылы кызы Альбина Муткина да бар. Шушы уңайдан, Альбина белән элемтәгә чыктым.

"Өченче курсны тәмамлагач, җәй көне практика үтәсе иде. Без группадашлар белән аны иртәрәк ябарга уйладык. Матур җәй көннәрендә өч ай буе өйдә ятып булмый бит инде - эшкә урнашырга кирәк. Март аенда дус егет белән сөйләшеп утырганда, мин Россия студент отрядлары турында белдем. Ул мине үзе белән поездларга проводник булып эшләргә чакырды. Башка вариантларны карап та тормыйча, ризалаштым. Максатым бары тик акча эшләү иде. Соңыннан инде акча икенче планга күчте.

Минем өчен отряд тормышы - иң күңелле вакытларның берсе. Безнең эш вакытында көн тәртибе юк, рейска чыгып китәсең икән, көндез дә, төнлә дә эшләргә әзер бул. Ял көннәрендә генә вакыт үз кулыбызда, - күңелең ни тели, шуны эшлә. Ләкин бездә дә, һичшиксез, үтәлергә тиешле булган кагыйдәләр бар. Берәрсен бозасың икән, эш белән саубуллашырга туры киләчәк.

Отряд тормышында булган бар вакыйгалар да мавыктыргыч. Беренче тапкыр эшкә килүләр, һәрбер рейс, отряд белән үткәргән көннәр-төннәр - барысы да гомергә хәтердә кала. Санкт-Петербургка да беренче тапкыр отряд белән бардым, диңгезне дә күрдем, хәтта, Абхазиягә кадәр барып җиттек. Ничек онытасың, ди, бу кичергән хисләрне?!

Безнең "#РСОяратам" дигән хэштегебыз да бар. Интернет заманы бит. Отрядларда эшләү мине халык белән аралашырга, төрле авырлыктагы мәсьәләләрне тиз һәм җиренә җиткереп чишәргә өйрәтте. Алдагы тормышымда куллана алырлык тәҗрибә тупладым. Отрядлар - минем өчен кечкенә генә гаилә, иң якын кешеләрем. Хәтта мәхәббәтемне дә мин шунда очраттым", - дип фикерләре белән уртаклашты Альбина.

Проводник юлында Альбина 2016 елдан бирле йөри. Ике ел эчендә "Жара" проводниклар отрядында үз тырышлыгы белән хөрмәт яулап, командир дәрәҗәсенә күтәрелгән. "Миңа студент отрядлары тормышына җаны-тәне белән бирелгән, битараф түгел, һәрвакыт кызыксынучан булган яшьләр илһам биреп тора. Аларның миңа карата булган ышанычлары алга таба зур эшләр башкарырга көч бирә",- дип әйтә ул.

17 февральдә студент яшьләрнең III республикакүләм "Сүз белән түгел, эш белән" дип аталган форумы узачак. Бу чара кысаларында Альбина "Ел командиры" номинациясендә катнашачак. Альбинага уңышлар һәм алга таба тагын да биегрәк үрләрне яулавын теләп калам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев