Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Альбина Абрамова: «Зарланмыйм, уфтанмыйм, дөньяга гашыйкмын»

Җыр сәнгатенең якты йолдызлары арасында башкалардан бик күп яклары белән аерылып торган бер җырчы бар. Ул — Альбина Абрамова. Язмышы матур тавыш кына түгел, сынауларны да, аларны җиңеп, үз бәхетенә турыдан юл ярыр ныклыкны да биргән. Җырчы карендәшебез Альбина белән әңгәмә барышында шуларның барысы турында да сөйләштек.

— Альбина Ивановна, сезнең күрмәвегез тумыштанмы?
— Күзләремнең күрмәве — табиблар хатасыдыр. Алты айлык, тик сау-сәламәт бала булып дөньяга килгәнмен. Авырлыгым гына нормадан күпкә түбән булганга, колпак астында ятканмын. Кирәгеннән артыграк кислород җибәрү нәтиҗәсендә күзләремә зыян килгән. Әти-әнигә җиңел булмагандыр, әлбәттә. Аллага шөкер, авырлыкларга, сынауларга бирешмәгәннәр, әйбәт тәрбия биргәннәр.

— Кайчан да булса күрә башлавыгызга өмет бармы? 
— Күп операцияләр кичерергә туры килде. Одессада, Уфада, Санкт-Петербургта танылган табиб Олег Дисколенкога да бардык. Ә соңгы, унынчы операция Казанда ясалды. Яктылыкны күрәм, күзнең нервлары исән. Шулай да, операцияләрнең нәтиҗәсе уңай булмады.

— Белгәнебезчә, күрмәсәгез дә актив тормыш белән яшисез...
— Бернәрсәдән дә зарланмыйм. Уфтанган кешеләрне дә яратмыйм. Төшенкелеккә бирелмәгән вакытта гына тормыштагы кыенлыкларны җиңеп чыгып була. Мин тормышны яратам, дөньяга гашыйкмын. Дөньяны яратсаң, ул да сиңа елмая. Иң яратып башкара торган «Шөкер итеп яши бел» җыры да нәкъ шушы хакта. Тормышны яратыгыз, шөкер итеп яшәргә өйрәнергә кирәк. 

— Мәктәптә дә, югары уку йортында да белем алгансыз. Кайда, ничек укыдыгыз? 
— Сигезенче класска кадәр үзебезнең Түбән Камадагы күрмәүчеләр өчен махсус мәктәптә укыдым. Луи Брайль әлифбасы буенча бармак белән уку системасына, грифель белән язарга өйрәндем. Лаеш районындагы күрмәүчеләр интернатында урта белем алдым. Аннан соң Казан мәдәният һәм сәнгать институтының «Сольное народное пение» кафедрасына, профессор Винера Ганиева классына укырга кердем. Бакалаврны да, магистрны да кызыл диплом белән тәмамлавыма сөенәм.

— Институтта Сезнең кебекләр бар идеме? Курсташларыгыз кыерсытмадымы?
— Физик мөмкинлекләре чикле булганнардан үзем генә идем. Миңа курсташларым тарафыннан да, укытучылардан да гел яхшы мөнәсәбәт булды. Алтын киңәшләрен, күңел җылысын биргән остазым Винера Әхәтовнага, башка укытучыларга, дусларыма рәхмәтлемен. Һәрвакыт янәшәмдә булган әтием турында да әйтми булмый. Укыганда алты ел дәвамында, әле хәзерге вакытта да минем кулым — әти кулында.

— Кайчан сәхнәгә чыгып җырлый башладыгыз?
— Дүртенче класста укыганда физик мөмкинлекләре чикле балаларның Түбән Камадагы конкурсында беренче урынны алдым. Беренче курстан алып олы йөрәкле җырчы Вадим Захаров төркемендә эшлим. 

— Гаиләгез турында да берничә сүз әйтсәгез иде?
— 2020 елда кияүгә чыккан идем. Ирем Рөстәм белән ватсаптагы «Ике йөрәк» төркемендә таныштык. Тик гаилә тормышыбыз озын гомерле булмады. Шулай да мин Рөстәмгә рәхмәтлемен, чөнки ул миңа кызым Гөлсиринне бүләк итте. Аңа ике яшь ярым. «Кызым, миңа берәр нәрсәне алып кил әле», дисәм, алып килеп, кулыма ук тоттыра. Беркөнне бер фото күрсәтә. Анда да кулымны үз кулына алып, бармагымны тотып төртеп күрсәтә, «монысы — апа, ә монда — мама», ди. Кызымның биюгә сәләте бар. Мин чыгыш ясаганда кайчак кызым да сәхнәгә чыгып бии. Үскәч иҗат юлын сайласа, каршы булмаячакмын.

— Тормышыгызда иң сөенечле мизгелегез?
— Балам дөньяга килгән көн! Тормышыма үзгә бизәлеш кертте, тагын бер ямь өстәде Гөлсиринем. Янымда — кадерле әтием-әнием. Туганнарым, дусларым күп. Яраткан сәхнәм, җырларым, күңелемә хуш килгән шөгылем бар. 2020 елны «Күңел күзе» дигән телевизион фильм төшерелде (режиссеры Илфат Камалиев). Әлеге фильмның төп рольләрендә безнең гаиләбез — әти, әни һәм мин булдык. Мин үземне — күрми торган кызны уйнадым. 

— Россиядә беренче булып, үзенчәлекле хәйрия проекты эшләгәнсез дип ишеттек...
— 2022 елдан «Игелекле дөнья» фондының хәйрия концертлары һәм ишарә белән җырлау проекты җитәкчесе булып эшлим. Үзенчәлекле проект башлап җибәрдек. Минем татар телендәге җырларымның сүзләрен — русчага, ә аннан соң шул җырларны ишарә (сурдо) теленә тәрҗемә итәбез. Бу проект Россиядә беренче генә әле. Сәхнәдә мин башкарган җырларны үзем белән бергә эшләүче ишетмәүче хатын-кызлар, кул хәрәкәтләре-ишарә ярдәмендә, тамашачыга җиткерәләр. Безнең әле «Игелекле дөнья» коллективыбыз да оешты. Узган елның декабрендә Казанның — Пушкин концертлар залында, февральдә Чулпан мәдәният үзәгендә һәм март аенда Лаеш тамашачысына әлеге проектны тәкъдим иттек. Киләчәктә безнең проектны, концертны Россиянең шәһәрләрендә күрсәтеп булыр дип өметләнәбез. 

— Әңгәмә өчен зур рәхмәт! Сезнең кебек көчле ихтыярлы, сабыр, талантлы кызга сокланабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев