Албай белән Усалида йолдызлар кабына
Актив хәбәрчебез Лидия Пасыева Мамадыш районында уздырыла торган “Авылым йолдызлары” бәйгесе турында яза
Районыбызда ел саен авыл җирлекләре арасында концерт-ярышлар дулкыны уза. “Авылым йолдызлары” дип аталган быелгы бәйгедә 7-8 җирлек үзешчәннәре очрашачак. Район мәдәният бүлеге хезмәткәрләреннән торган жюри һәр чыгышка үз бәясен бирә. Усали җирлеге белән албайлылар бәйгесен карарга мин дә күрше авылга юл тоттым. Тамашачы буларак, халәтем үземә дә аңлашылып бетмәде. Бер яктан, туып- үскән авылым Усали өчен җан атам, ә Албайдагы туганнарымның күбесе шушы концертта катнашачак, керәшенлегем дә бар бит әле... Номинацияләрнең саны—6. Мин керәшен тематикасына кагылганнарына гына бераз күзәтү ясап алырга булдым. “Халык җыры” номинациясендә Усалидан Дания Газизова «Илкәем» җырын татар халык күлмәген киеп башкарды. Безнең якның танылган җырчысы бу халык җәүһәрен бөтен моңы белән тамашачыга тапшырды. Албайдан керәшен күлмәген киеп җырлаган Любовь Мишурина әле бер җирдә дә ишетелмәгән Албай Казаклары җырын җырлады. Бу катлаулы җырны ул да җиренә җиткереп, нәкъ керәшен моңын, бормаларын тоеп башкарды. “Ничек отып, көен өйрәнеп бетерде икән?” – дип тыңладым. Жюри хаклы бәясен бирде: куелган баллар саны тигез иде.
“Нәфис сүз” номинациясендә ике як вәкиле дә танылган татар шагыйрьләренең сугыш темасына язылган көчле шигырьләрен укыды. “Бию” номинациясендә жюри өстенлекне усалилеләргә бирде. Албайдан Аида Кирушина рус халык биюен югары дәрәҗәдә башкарса да, Усали укытучыларыннан торган бию коллективына югарырак балл куелды. Чөнки күмәклек өстенрәк иде. “Эх албайлылар, дөбердәтеп, сәхнә тутырып керәшенчә биегән булсагыз!”- дип утырдым.
“Сугыш юморы” номинациясендә усалилеләр Фаил Шәфигуллинның «Сафура, Бәкер һәм трактор” хикәясен сәхнәләштерсә, албайлылар юморны сугыштан кулсыз кайткан Иван авызыннан сөйләттеләр. Керәшен киеме киеп чыккан кызыксынучы хатыннар яраланып кайткан сугышчыга мең сорау яудыра, тегесе җавап биреп, халыкны көлдерә.
“Авыл тарихыннан бер вакыйга” номинациясендә керәшен темасын Усали вәкилләре дә читләтеп узмады. Авылдашыбыз Нурания Гыйльметдинованың “Йөз ел элек” китабында Өчиле базары ничек сурәтләнсә, шуны бирергә тырышты сәхнә тотучылар. Ә анда керәшеннәрдән башка һич булмый. Чөнки Өчиле базары – ул уртак базар, анда Албай, Әрнәш, Владимир, Колышчы, Урманчы авылларыннан да килеп сату иткәннәр, кешеләр бер- берсен хөрмәтләп торган.
Албай вәкилләре президентыбыз Рөстәм Миннехановның чиркәү ачу тантанасына килү мизгелен күрсәтте. И әзерләнгәннәр керәшен әбиләре, түтиләре. Чатнатып керәшенчә сөйләшәләр, сузып- сузып сораулар бирәләр. Бик яратып киткән үзләрен хөрмәтле президентыбыз. “Сез хәзер дә комсорг күк әле”, - дип сөендергән бер активист әбине.
“Сугыш чоры җыры” номинациясендә усалилеләрнең әзерлеге зур иде. “Эх, дороги” җырын алар кечкенә спектакль дәрәҗәсенә күтәргәннәр. Албай үзешчәннәре “Солдатлар” җырын башкарды. Югары ноталарны алырга мәҗбүр итә торган бу җырны җырлый башлагач, куркып куйдым: “Җиренә җиткерә алырлармы?” Шөкер, булдырдылар. Җырлый белмәгән керәшен була димени? Әз генә өстенлек белән бу бәйгедә Усали вәкилләре җиңде. Соңгы сүзне Албай клубы мөдире Раиса Кибякова әйтте:
“ Без Усали Мәдәният йорты белән мондый концертларны бер команда булып куеп килдек. Быел гына безне никтер аерып куйдылар. Без Усали халкы белән гомер-гомергә тату яшәдек. Күбебез Усали мәктәбендә урта белем алды. Ут күршеләребезнең җиңүенә чиксез шатбыз, алга таба да дус, тату булып яшәсәк иде,” – диде. Миңа иң мөһим сүзләр булып шушы тоелды.
Лидия Пасыева,
Мамадыш районы
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев