Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Албай авылында Бәрмәнчек бәйрәме алдыннан керәшенчә Литургия узган

Тарихы еракларга барып тоташкан Албай чиркәвендә узган бәйрәм келәве турында Мамадыштан Лидия Пасыева язып җибәрде

Иртәгә Бөрмәчтеки – Вербное воскресенье.  Ә бүген Албай чиркәвендә керәшенчә Божественная литургия булды. Бертуган  священниклар Димитрий белән Геннадий Сизовлар уздырды аны.  Күрше-тирә авылларга да белдерү бирелгәнлектән, Дружба посёлогыннан, Владимирдан, Албай Казакларыннан да таныш йөзләр күренде.

Николай Ильминский, Василий Тимофеевлар инициативасы белән 1874 елда салынган тарихи чиркәү 2013 елгы куркыныч вакыйгалардан соң яңадан торгызылды, ләкин биредә келәүләр бик сирәк уза шул. Хәзерге авыллар өчен бүгенге службага килүчеләр саны, минемчә, аз түгел иде. Ләкин халыкның отец Димитрий белән отец Геннадийга бирәсе  сораулары күп: үзебезчә, керәшенчә сорау биреп, аңлаешлы җавап алуга җитәме соң?!


Чиркәүнең салкынлыгы Литургиягә килгән кешеләрне шактый туңдырды.  Җылы да булса, күбрәк аралашкан булыр иде службага килүчеләр үзебезнең священниклар белән. Авыл халкы аларны җәйге җылы көннәрдә көтеп калуларын җиткерде. Священниклар тагын килергә ышандырып китте.


ЛИДИЯ ПАСЫЕВА
Мамадыш,  Албай.

Автор фотолары. 

.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев