Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Албайдан 52 ел бергә гомер итүче Мишуриннар: «Тату яшәр өчен игьтибар, ярату кирәк»

Мамадыш районының Албай авылында олы йөрәкле, тырыш карендәшләр яши.

Албайда тигезлектә яшәгән парлар да шактый. Шундыйларның берсе – Мишуриннар гаиләсе. Быел бу якларга командировкага баргач, аларга да керми китмәдек.

Чыгышы белән Казаклар авылыннан булган Нина түти терлекчелектә, заправкада эшләгән. Ә ире, Албай егете Иван гомеренең күп өлешен агроном булган. Мишуриннар 52 ел бергә тату гомер кичерәләр.

«Без, яшь чакта, очрашып йөреп өйләнештек. 4 кызыбыз бар. Кызлар булгач, уллар да була, 4 киявебез «әби-бабай» гына дип торалар. Бик матур яшибез, балалар атна саен кайталар, ярдәм итәләр, – дип сөйли башлады гаиләсе турында Нина түти.

Аларның танышу тарихы да кызык. 

«Иван дәдәгез белән очраша башлаганчы, миңа күрше хатыны аны «әйбәт егет, тырыш» дип, бик мактады, шуңа да аны сайлаганмындыр. Баксаң, ул күрше түти Иванга да мине мактап, бер-беребезгә димләгән икән. Аллага шөкер, бик уңдык. Беркайчан авыр сүз әйтешмәдек, аңлашып, бер-беребезгә юл биреп яшибез», — дип сөйләде хуҗабикә.

Сүзне Иван дәдәй дәвам итте:

«Элгәре бит авылда клубта оәатып кайтасың да, шуннан йөреп китәсең инде. Безнең дә шулаерак булды. Өстәвенә бер-беребез турында сөйләделәр.

Иван дәдәй дә аның сүзләре белән килешүен, мәхәббәтне саклау, арттыру өчен бер-береңә хөрмәт кирәклеген әйтте. «Тату яшәр өчен игьтибар, ярату кирәк» дип сүзләрен тәмамлады парлап гомер итүче Мишуриннар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев