Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Алар безне яшәртүчеләр

Исәнмесез, хөрмәтле "Туганайлар"! Яраткан газетабыз аша, Мамадыш районы Владимир авылында яшәүче өлкәннәр исеменнән, авылыбызның тырыш кешеләренә рәхмәт сүзләре җиткерәсе килә.

Авылларда яшьләр әзәеп, пенсионер яшендәгеләр саны күбәеп бара. Бу закон - безнең авылга да карый. Эшче яшендәге гаиләләр, кызганычка каршы, Владимир авылында да бармак белән генә санарлык. Моңарчы төп мәктәп булып килгән мәктәбебез дә быел башлангыч мәктәп итеп үзгәртелә, дигән хәбәрләр йөри. Димәк, тагын ничә яшь гаилә эшсез кала. Ничә әти-әни, балаларын укытырга дип, башка якларга чыгып китә, дигән сүз бу.

Владимирдагы яңа медпункт

Шунысы куанычлы, авылыбызда эшче яшендәгеләр әзәеп барса да, хуҗалыкларны тәртипкә китерү, ташланган нигезләрне яңадан торгызу кебек күңелле күренешләр күзәтелә. Берничә ел элек, инде бу нигез мәңге яңартылмас, җимерелеп төшәр, дип уйлаган урыннарда, балалары кайтып, өр-яңа йортлар җиткерә. Владимир авылында хәзер буш пуҗым табып булмый. Авылыбыз чиста, матур. Гомер буе теңкәбезгә тигән юлсызлык проблемалары да хәл ителде. Элек батып яткан чокырлы юлларны хәзер инде җиңел машиналарда җырлап кына узасың.

Болары - кайтып-китеп йөрүчеләр турында булды. Бер чыгып киткәннәр инде алар хәзер, юллар әйбәт, тормышлар көйле булса да, пенсия яшенә җитмичә, бөтенләй торырга дип, авылына кайтмый. Ә менә, шул юлсыз чакларда да, төпле эш булмаса да, авылын ташлап китмәгән үрнәк семьялар да җитәрлек Владимирда. Бүген нәкъ шундыйларга рәхмәт сүзләре әйтәсебез килә.

Мәктәп бинасы

Авылыбызда өр-яңа медпункт төзелде. Фельдшер булып эшләүче Гөлнара Зиятдиновага карата бары тик мактау сүзләре генә әйтеп була. Тәүлекнең кайсы вакытында мөрәҗәгать итсәң дә, авыру янына килә, тиешле ярдәмне күрсәтә. Йомшак куллары, тәмле теле белән, әллә нинди авыруның да хәлен җиңеләйтә Гөлнара.

Авылыбызның почтальоны Лена Сапурина адресына да рәхмәтләрнең иң олысын җиткерәбез. Яраткан газеталарыбызны да вакытында тарата. Пенсия акчаларыбызны, түләүләребезне дә, һәр йортка үзе кертеп бирә. Элекке кебек, чиратларда чиләнмибез.

Түбән Очта - безнең янда гына ачылган Маловлар кибете турында да куанып хәбәр итәбез. Сатучы-товар ташучы Нина Малова, безгә кирәк әйберләрне өйрәнеп, икенче көнне үк кайтарып та җиткерә. Авылыбызда ике кибет эшли. Хуҗаларына әллә никадәр табыш китерәләр, дип әйтеп булмый инде аларны. Ә менә авыл өлкәннәренә шулкадәр уңайлылык тудыралар. Рәхмәт яусын үзләренә.

Исемнәре санап кителмәгән, әмма өлкәннәр өчен шулкадәр ярдәмчел булган кешеләребез әле тагын да бик күп. Аларның барысына да исән-сау тормышлар теләп, алга таба да безне ярдәмнәреннән ташламаслар, дигән өмет-ышанычта калабыз.

Мамадыш районы Владимир авылы өлкәннәре исеменнән пенсионер Анна Ипкеева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев