Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Алан-Полян авылында чишмә яңартылды - фото

6 июль Балык Бистәсе районы Алан-Полян авылы халкы өчен истәлекле көн булып сакланып калды.

Авылның келәү уку урыны – чишмә аруландырылды. Биредә изге эшне Питрәч районы Керәшен Сәрдәсе священниклары - Керәшен духовная миссиясе җитәкчесе Димитрий һәм Геннадий Сизовлар, Казан шәһәреннән отец Алексей башкарды.

“Бу чишмәнең торышын күреп күңелем әрни иде”, - дип башлады сүзен Алан-Полян авылыннан Елена Кутузова. Ул чишмә яңартылуга зур көч куйган кешеләрнең берсе. Чишмәне яңартыйк әле дигән теләкне авыл кешеләре дә күтәреп алган. "20 көн дәвамында чишмә тирәсендә эш кайнады", - ди ул. Территориясе тал чыбыклардын, чүптән арындырылган. Шул урында чишмәгә илтүче 15 метрлы күпер төзелгән. Елена Кутузова бу эштә зур ярдәмгә килгән Алексей Семёнов, Иван һәм Александр Кутузовлар, Наталья һәм Николай Филипповлар гаиләләренә, Александр Григорьев, авыл җирлеге җитәкчесе Исмәгыйль Сафинга рәхмәтен белдерә.

Тулырак материал "Туганайлар" газетасының №14 санында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев