Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Алан-Полян авылы турында кызыклы фактлар

Авыл XVII йөз ахырында Үри Чаллысы авылыннан чыгучылар тарафыннан нигезләнә

Алан-Полян авылы - Казан – Уфа автомобиль юлы буенда, Балык Бистәсе шәһәр тибындагы поселогыннан 48 км төньяк-көнчыгыштарак урнашкан.

Авыл XVII йөз ахырында Үри Чаллысы авылыннан чыгучылар тарафыннан нигезләнә.

Аркасына зур биштәр асып, кара урманнар үтеп, арып-талып Ярмый бабай (Җармый) тигезлеккә урнашкан аланлыкка килеп чыккан. Андагы елга, чишмәләрне, күлне күреп сокланган. Ул күлнең түбән ягына урнашып, агачтан йорт җиткереп тормыш корган. Шулай итеп данлыклы Ермолаевлар – Җәрми бабай нәселе башланып киткән.

Тора-бара шушы урынга, ике агай-эне Михайловлар (Мишаныкылар) гаиләләре белән күченеп киләләр. Алар күлнең югары ягына урнашалар. Авыл югары очка һәм түбән очка бүленә. Тора-бара бу ике нәсел, “Җармыйлар” белән “Мишаныкылар” кушылып яна гаиләләр барлыкка килә, авыл ишәя башлый.

Авылның исеме аланлыкта урнашканлыктан “Алан” дип йөртелгән. Авылга тугым алырга килгән рус һәм удмурт сәүдәгәрләре аны “Полянка” дип атаганнар. Тора бара “ка” сы төшеп калып, авыл “Алан-Полян” дип йөртелә башлаган.

Алан-Полян авылы ирләре диләнке кисеп, имән агачларын кул пиласы белән аударып, алып төшеп чистартканнар. Тау астындагы парникта тугымны иккәннәр, парлап бөккәннәр. Шул тугымнарны рус, удмурт сәүдәгәрләре килеп алып китә торган булганнар. Удмурт сәүдәгәрләре трантаслар алып килгәннәр. Хатын-кызлар җитен үстереп чыпта сукканнар, шуннан өс, баш, аяк киемнәре теккәннәр. Имана җирләрендә яшелчәләр үстергәннәр. Урманда, план буенда пүләнкәләрдә (агач куышларында) умарта тотканнар. Колхозлашу чорында шуларны берләштереп колхоз чулнигын төзегәннәр. Шулай итеп авыл кешеләре көн күргән.

Авылның нәкъ уртасында зур күл, шул күлдән зур кач тапканнар. Шуннан бирле ул күлне “Изгеләр күле” дип йөрткәннәр. Аны бик кадерләп тотканнар, күл әйләнәсенә агачлар утыртканнар. Күл ягына алты почмаклы итеп имана мәктәбе салганнар. Шул шкулда безнең горурлыгыбыз булган данлыклы шагыйребез Яков Емельянов укыган.

Авылда йортларны агачтан җиткергәннәр, ә кладовойларны таштан эшләгәннәр. Күп кенә хуҗалыкларда сыер, ат асыраганнар, иген иккәннәр, яшелчә үстергәннәр.

1930 нчы елда Алан-Полян авылында “Ярославский” колхозы төзелә. Сугыш чорында колхоз “Ярославский”да хатын-кызлар, бала-чагалар, бабайлар эшли. Колхоз кырларында хатыннар тракторда эшләгәннәр, малайлар сука сукалаганнар. Күбесе сыер җигеп Төбәк юлларына таш ташыганнар, акоп казыганнар, урман кисәргә барганнар, сугышка бармаган олы яштәге ирләр председатель булып торганнар.

1949-1950 нче елларда өч колхоз:
- Таулар авылында -“Ирек”,
- Шеморбаш авылында – “Социализм”,
- Алан-Полян авылында – “Ярославский” колхозлары берләшеп олы колхоз “Социализм” төзелә. Центр булып Шеморбаш авылы исэплэнэ.
- Шеморбаш авылы – 1 нче бригада,
- Таулар авылы – 2 нче бригада,
- Алан-Полян авылы – 3 нче бригада булып эшли.

1955-1956 нчы елларда мәктәп белән клуб төзелә. Клубның бер башында 1958 нче елда китапхәнә төзелә. Мәктәптә балалар күп булганлыктан иске мәктәпкә сыймагач күл каршында яңа биш бүлмәле итеп яңа мәктәп төзелә. Китапхәнә шунда күчерелә. Шул ук елларда яңадан клуб бинасы сафка баса. Аны балта остасы Михайлов Федор төзи. Тирә-ягына акация куаклары утыртыла. Клуб белән янәшә колхоз конторы төзелә, шунда ук почта белән медпункт салына. Мәктәп янәшәсендә кибет ачыла. Күлнең тирә ягын киртәләп, таш белән ныгытып чыгалар, күл әйләнәсенә агачлар утырталар. Шул күл каршында башлангыч мәктәпнең активистлары, агитаторлары бик булышалар. Ул елларда мәктәптә укыткан укытучылар: Ермолаев Петр Тимофеевич, Ефремова Анна Ивановна, Емельянова Анна Ивановна, тәрбияче – Большакова Анастасия Петровна һәм китапхәнәче-агитатор, соңыннан авыл советы председателе булып эшләгән Захарова Зоя Петровна.

1988 нче елда яңа клуб бинасы төзелә, китапхәнә 1989 нчы елда шушы бинага күчә.

Бүгенге көндә Алан – Полян авылында 123 кеше яши. Авылда клуб, китапханә, мед.пункт эшли. Зират эчендә часовня бар.

Лариса Алексеевна Кибякова язмасыннан алынды, Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәк 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев