Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Алан” балалар фольклор коллективы турында кызыклы фактлар

Ансамбльнең җитәкчесе Кибякова Лариса Алексеевна. Ансамбль оешкан вакытта анда нибары 6 бала гына шөгыльләнгән. Бүгенге көндә исә коллективка 10 кеше йөри

“Алан” балалар фольклор коллективы 2014 елда Алан-Полян авыл клубында оешып китә. Ансамбльнең җитәкчесе Кибякова Лариса Алексеевна.
Ансамбль оешкан вакытта анда нибары 6 бала гына шөгыльләнгән. Бүгенге көндә исә коллективка 10 кеше йөри.

Әлеге коллективның максаты - керәшен халкының онытылган йолаларын, гореф-гадәтләрен өйрәнү, алар белән тамашачыларны таныштыру, төрле чараларда чыгыш ясау. Бу коллектив барлык керәшен чараларының актив катнашучысы.

“Алан” балалар фольклор ансамбленең иң беренче чыгышы авыл клубында “Нардуганда су китерү йоласы” күренеше була. Авыл халкы кечкенә артистларны бик җылы каршы ала, аларның һәр җырын алкышларга күмә, гүя кечкенә җырчыларга әлеге көнне фатиха бирелә. Әлеге коллектив борыңгы йолаларны яңартып, тамашачыларны яңадан-яңа күренешләр сөендерүләре белән дә данлыклы.

“Алан” балалар фольклор коллективы шулай ук төрле район, республика, халыкара фестивальләрен калдырмый, барысында да катнашырга тырыша.
Коллективның иҗади эшчәнлеге тамашачыны битараф калдырмый, бәйрәм һәм шатлык атмосферасы тудыра, уңай хис-кичерешләр бирә, җәмгыятьне рухи баета һәм буыннар бәйләнешен ныгыта.

“Алан” балалар фольклор ансамбле күп кенә конкурс-фестивальләр лауреаты. Казан шәһәрендә уздырылган “Этномириада” Халыкара традицион мәдәнияте конкурс – фестивалендә, керәшен җыруларын яшь башкаручыларның “Туым җондозы- Рождественская звезда” республикакүләм конкурс-фестивалендә бик теләп чыгыш ясыйлар.

Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәк

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев