Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Алан” ансамбленә йөрүче Станислав Кибяков: “Кыю булырга өйрәнәбез”

Балык Бистәсе районының Алан-Полян авылында 2014 елдан эшләп килүче “Алан” фольклор коллективы балалары белән сөйләштек

Оешкан вакытта алты бала йөргән бу ансамбльгә. Иң беренче чыгышлары авыл клубында “Нардуганда су китерү йоласы” күренеше күрсәткәннәр. Хәзерге вакытта анда 10 бала йөри. Барлык фестивальләрдә дә катнашырга тырыша алар. Әле бу көннәрдә генә “Этномириада” халыкара конкурс-фестивалендә III дәрәҗә лауреат дипломына ия булганнар. “Ел саен яңа күренешләр өйрәнәбез. Төрле районкүләм, республикакүләм, төбәкара фестивальләрне калдырмыйбыз. Ансамбльгә йөрүебез йолаларны онытмаска, күп кенә яңа дуслар табарга, кыюрак булырга ярдәм итә. Кызыклы хәлләр дә булгалап куя. Казанда үткәрелгән фетивальләрнең берсендә, шушы “Нардуганда су китерү” йоласын күрсәттек. Малайлар, барыбыз да, кызлар киеменнән киенгән идек. Чыгыш ясаганнан соң, тиз генә туалетка кереп чыгарга уйлап, чиратка килеп бастык. Әле безгә ул вакытта безгә 8-9 яшьләр генә иде. Шул арада бер апа “Кызлар, нигә монда чиратка бастыгыз, әнә бит хатын кызлар туалеты!” дип, кычкырып салмасынмы?! Аптырап калмадым инде, без малайлар бит дип, җавап бирдем”, – дип сөйләде Станислав Кибяков.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев