Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Алафузовлар фабрикасында беренче керәшен дискотекасы үткәреләчәк

Беренче керәшен дискотекасы – Шакмак Дискäтÿк.

16 декабрьдә Алафузовлар фабрикасында керәшен дискотекасы булачак. Аны оештыруда "Бәрәкәт" яшьләр хәрәкәте активистлары катнаша. 

– Керәшен культурасы белән кызыксынган һәркем килә ала. Ләкин шартлар бар: кунакка 18 яшь тулган һәм киемендә шакмак төшерелгән рәсем булырга тиеш, – диде "Бәрәкәт" яшьләр хәрәкәте җитәкчесе Алексей Дмитриев. – Махсус программа әзерләнде. Тусовкада җырчылар Татьяна Ефремова, Игорь Дмитриев, Римма Никитина, AkBulat, ANN SU, Вадим Захаров һәм Виктор Агаповның чыгышлары көтелә. Кичәне алып баручылар – Дмитрий Баранов һәм Вадим Шрыков. Шулай ук, Татьяна Ефремованың "Иделләре" җырына төшерелгән клипның презентациясе дә булачак.

Керәшен дискотекасында бүләкләр аукционы һәм өстәл уеннары үткәреләчәге, аерым фотозона әзерләнүе турында да хәбәр итте Алексей Олегович. 
Яшь чикләре: 18+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев