Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Алабуга районындагы бер керәшен авылында егерме кеше гомер итә

Югары Шүрнәк – Алабуга районының аз санлы керәшен авылларының берсе.

Тарихи чыганакларга караганда, авылга нигез XVIII гасырда салына. Революциягә кадәрге рәсми чыганаклардан күренгәнчә, шулай ук, Кече Шүрнәк исеме астында да билгеле. Чит кешеләр бу авылны Югары Шүрнәк буларак белсәләр, биредә яшәүчеләр үзләре Шүрнәк башы дип йөртәләр. Авылның атамасын күршедәге Олы Шүрнәк авылы белән дә бәйлиләр.

1920 елга кадәр Югары Шүрнәк Нократ губернасы Алабуга өязе Чиркәс волосте, 1920 елдан ТАССРның – Мамадыш, 1921 елдан – Алабуга, 1928 елдан Чаллы кантоны, 1930 елның 10 августыннан – Алабуга, 1944 елның 19 февраленнән – Костенеево, 1944 елның 8 июненнән – Морт, 1954 елның 19 ноябреннән Алабуга районы составында була. Бүгенге көндә Алабуга районы Олы Шүрнәк авыл җирлеге составына керә.

1860 елларга кадәр Югары Шүрнәк халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, шулай ук читкә китеп эшләү була.

1890 елда авылда вакытлыча алынган йортта бер класслы чиркәү-приход мәктәбе ачыла. 1920 елда анда 50 ир, 6 кыз бала укый.

1931 елда авылда Ворошилов исемендәге колхоз оештырыла, 1957 елда Чапаев исемендәге колхоз итеп үзгәртелә, 1958 елда “Правда” колхозы (Олы Шүрнәк авылы) составына керә. 1970 елда авыл җирлегендә “Киров” совхозы булдырыла. Ә инде 1995 елдан авыл “Шүрнәк” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы составында.

1970 еллар уртасына кадәр Югары Шүрнәк авылында башлангыч мәктәп, 1980 еллар ахырына кадәр клуб эшли.

Югары Шүрнәк авылын яклап, саклап тора торган урыннарының берсе – Табыну качы. Ул авылның “Су башы” чишмәсе янына урнашкан. Биредә “Качману” бәйрәме зурлап үткәрелә. Авылның тагын бер изге җире – таш часовня. Элек-электән Югары Шүрнәк авылы кешеләре ерак җирләргә киткәндә әлеге таш янына килгәннәр. Солдатлар, рекрутлар, хәрби хезмәткә китәр алдыннан, семьялары исән-сау торсын өчен, монда килеп бистәр бәйләгәннәр. Уч тутырып тәңкә акча да салганнар. Әлеге часовня да койма белән тотып алынган. Биредә Николай Чудотворецның иконасы да тора.

Бүгенге көндә авыл халкына автолавка хезмәт күрсәтә. 2000 елда авылда 50 кеше исәпләнсә, хәзер биредә нибары 20 кеше яши.

Язма Җырчы җәкәү йорты белән берлектә әзерләнде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев