Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Җәкәүлеләр мобилизацияләнгәннәрнең балалары белән очрашты

Алар дүрт юнәлеш буенча мастер-класслар уздырганнар.

22 ноябрьдә Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәк белгечләре Казан шәһәренең “Адымнар” өстәмә белем бирү үзәгендә өлешчә мобилизациягә эләккәннәрнең балалары өчен мастер-класслар оештырган.

Җәкәүлеләр хәбәр итүенчә, әлеге чарада барлыгы 130 бала катнашкан. Аларны дүрт отрядка бүлеп, дүрт төрле юнәлеш буенча мастер-классларга юнәлткәннәр.

Мастер-классларга килгәндә, Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәкнең методисты Илүзә Галиуллина думбрада уйнарга өйрәткән, Аида Сахарова этно-дәрес уйздырып, керәшеннәр турында сөйләгән, хореограф Лиана Самойлова керәшен халык биюен биергә өйрәткән, ә алып баручы һәм юмор остасы Дмитрий Баранов балалар белән кызыклы халык уеннары уйнаган.

Һәр бала да үзенә кызыклы юнәлештә катнашып, уңай эмоцияләр алган.

Фото: Илүзә Галиуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев