Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

"Ак түтиләр клубы"

"Ак түтиләр клубы" авылыбыз хатын-кызлары өчен тәҗрибәләр белән уртаклашу урыны булып торыр

Безнең Олы Аты авылы мәдәният йортында  хатын-кызлар өчен аралашу -  көнкүреш эшләрдәге тәҗрибәләр белән уртаклашу  урыны -  “Ак тутиләр” клубы эшли башлады. Монда авылыбызның гореф-гадәтләре, гел хатын-кызларга кагылышлы  бик кызыклы темалар булачак дип белдерде авылыбызның китапханәчесе Лидия Марсовна.  Файдалы киңәшләр, кул осталары белән аралашу, пешекчеләр белән киңәшләшү, мастер-класслар үтәчәген дә алдан әйтеп куйды ул. Әлеге клубның ишекләре һәр теләүчегә ачык.

1 февральдә үткәнендә сыер асрауның серләре;  сыер сөтеннән ясалган тәмле ризыклар турында сүз барды. Олы Атыда сыер асраучылар күп түгел, шулай да авыл халкы алардан сөт, эремчек, май, катык алып рәхәтләнеп, рәхмәтләрен әйтеп яши. Сыер тотучыларга җиңел түгел, көтү чыкмый, җәй көне арканнарга туры килә,  ашату ягы да кыйммәткә төшә. Сыер сөтеннән ясалган катык турында бик тәмле итеп сөйләделәр ак түтиләребез -  Ильсөяр Шипшова белән Галина Емельянова. Лидия Юмаева  исә эремчек ясау серләрен ачты. Чыннан да алар ясаган катыкны да, эремчекне дә авыз иткәнем  бар - телеңне йотарлык.

Аралашу, клубы ак түтиләр пешергән тәбикмәк, карлыган пироглары, каймак ашап  чәй эчу белән тәмамланды. Киләсе аралашу  - февраль урталарында булыр дип көтеп калабыз.

Ирина Садикова

Түбән Кама районы, Олы Аты авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев