Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Аида Сахарова Мәскәү шәһәре идарәсендә стажировка узып кайтты

"Бәрәкәт" яшьләр хәрәкәте җитәкчесенең урынбасары 3 көн дәвамында Мәскәү идарәсендә тәҗрибә туплады.

"Бәрәкәт" яшьләр хәрәкәте җитәкчесенең урынбасары быел Казан мэриясендә стажировка узган иде.

Әлеге стажировка узган иң яхшы катнашучыларны тәҗрибә белән уртаклашу өчен Мәскәү шәһәренә җибәрделәр. Алар арасында безнең керәшен кызыбыз, "Кряшен Чибяре -2021" конкурсы катнашучысы - Аида Сахарова да бар иде. 

Мәскәүгә үтмәсмен, дип уйлаган идем үземне, чөнки арабызда миннән дә лаеклырак катнашучылар бар иде. Ләкин 18 июль миңа "Мәскәүгә барабыз, син безнең беләнме?" дип язгач, ышанмадым, - ди Аида.

Шулай итеп, 1-3 август көннәрендә Татарстанның актив, профессиональ командасы Мәскәү идарәсе белән танышып, аның эчке "кухня"сында кайнап, тәҗрибә туплап кайтты. 

- Мондый грандиоз вакыйганың бер өлеше була алуыма бик шатмын. Мәскәү миңа алга таба нинди юнәлештә һәм ничек үсәргә икәнемне аңларга булышты, - дип тәмамлады Аида.

Аидага эшчәнлегендә зур уңышлар теләп калабыз! 

Фотолар шәхси архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев