Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Агроном, РСФСРнең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Георгий Мамаков турында кызыклы фактлар

1949 елдан Мамаков комсомол эшендә, ә 1958 елда, Казан югары партия мәктәбен тәмамлаганнан соң, КПССның Татарстан өлкә комитеты партия органнары бүлеге инструкторы итеп билгеләнә

Георгий Федорович Мамаков административ-хуҗалык эшлеклесе, агроном, РСФСРнең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре.

Георгий Федорович Мамаков 1926 елның 2 декабрендә ТАССРның Балык Бистәсе районы Керәшен Казилесе авылында туган. Хезмәт эшчәнлеген яшьләй, 15 яшендә колхозда хисапчы буларак башлый. 1944 елда Казан авиация техникумын тәмамлый һәм армиягә алына. Бөек Ватан сугышында катнаша. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен» медале белән бүләкләнә. 1947 елда, Совет армиясендә хезмәт итеп кайткач, ике ел дәвамында ТАССРның Корноухов районында колхоз рәисе булып эшли.

1949 елдан Мамаков комсомол эшендә, ә 1958 елда, Казан югары партия мәктәбен тәмамлаганнан соң, КПССның Татарстан өлкә комитеты партия органнары бүлеге инструкторы итеп билгеләнә.

1959-1965 елларда Буа районының партия органнарын җитәкли: Буа районының КПСС райкомының беренче секретаре; Буа территориаль җитештерү колхоз-совхоз идарәсенең Татарстан өлкә комитеты парторгы; Буа җитештерү колхоз-совхоз идарәсе парткомы секретаре.

Георгий Федоровичның партия һәм хуҗалык эшенең бай тәҗрибәсен исәпкә алып, 1965 елда ТАССРның авыл хуҗалыгы продуктларын җитештерү һәм әзерләү министры, аннан ТАССРның авыл хуҗалыгы министры итеп билгеләнә.

Мамаковның алга таба эшчәнлеге дә югары уку йорты белән бәйле. 1967 елдан 1994 елга кадәр Казан авыл хуҗалыгы институтының проректоры булып эшли.

Ул фидакәрь хезмәте өчен Кызыл байрак Хезмәт ордены, "Мактау билгесе" ордены, ТАССР Югары Советы Президиумының өч мактау грамотасы һәм медальләре белән бүләкләнә.

1959-1971 елларда Мамаков Георгий Федорович ТАССР Югары Советының ике чакырылышына депутат итеп сайлана.

1987 елда Георгий Федоровичка "РСФСР ның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре" дигән мактаулы исем бирелә.

Мамаков Георгий Федорович 2007 елның 3 февралендә вафат.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев