Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Аграфена Васильева: «Сиземләү хисе миңа ата-бабалардан күчте»

Аграфена Васильева — артист, алып баручы, тамада. Шул ук вакытта ул күрәзәче, дәвалаучы да.

— Минем кечкенәдән үк сиземләү хисем көчле булды. Безнең ата-бабалардан мирас булып күчкән бер байлык инде ул. Бөтен яңа туган балада да сиземләү, күрә белү була. Балалар бит бернәрсәсез уйнаган сыман итәләр. Бүтән җирдән килгән энергияләр балалар күзенә я бер иптәше, я бер уенчык булып күренә. Аны олылар күрми. Бик сирәк очракларда алар янына начар энергияләр дә килә.

Күрәзәлек итү авыл баласының һәрберсендә дә бар дип уйлыйм. Мәсәлән, көзгедән карау. Раштуадан соң Нардуган кичләрендә булачак кияүләребезне карый идек. Шырпыдан кое-ясап, аның янына уймакка тозлы су сала идек. «Егетем әйдә кил, коедан су алып эчер», — дип, тозлы суны эчеп ятасың. Төшкә егет керә, ди ул.

Аграфена үзенең булачак ирен дә төшендә күргән. Шулай да аның үзен күрәзәче дип атыйсы килми. 

— Кешенең үзенең киләчәген беләсе килә, менә шул уйлар аны күрәзәчегә китерә, ләкин мин үземне күрәзәче дип әйтмәс идем, шулай да кайбер нәрсәләрне эшли беләм. Һәрбер нәрсә белән багып була. Багар алдыннан дөрес булсын өчен тиешлесен укып куясың. Кыз белән егетнең кушылалармы, юкмы икәнен дә белеп була. Аның өчен кызыл шәмнәр (кызыл — мәхәббәт төсе) алына. Икесен бергә үрәләр, икесе бергә сүнсә, бу — аларның кавышу билгесе. Кайвакыт берсе тик торганнан сүнеп тә кала. Димәк, алар бергә булмыйлар дигән сүз. Ышанып эшләгәндә, аны һәр кеше башкара ала.

Капчыкка салынган төрле ташлар, гәрәбәләр дә сорауга җавап табарга ярдәм итә ала. Ташны кем алуына карап, аларга төрле мәгънә салына. Тиешле җавабы миңа шул мизгелдә генә килә.

Тимер тәңкәләр ярдәмендә кешенең керемле булуын, алдагы тормышын да күзаллап була. Тылсым белән килгән байлыкның бәрәкәте генә булмый.

Карталар белән күрәзәлек итеп була. Мин дүрт карта белән корольләрдә багам. Ирем мәрхүм булганнан соң миңа өйләнешергә тәкъдим итүчеләр күп булды. Алар минем фатирыма килеп керәләр дә, як-якка карап, дөньямны күзли башлыйлар иде. Боларга мин кирәк түгеллеге аңлашыла, әлбәттә. Шулай Нардуган бәйрәмендә дүртесенең дә исемен атап, мендәр астына куеп яттым. Төштә мәрхүм иремне күреп, аның ризалыгы юк икәнен аңладым. Бу хакта дустыма сөйләдем. Ул — медиум. Тиешлесен эшләп, ирем белән элемтәгә керде. «Груша (ирем миңа шулай дип эндәшә иде ), син баккаң корольләр дә, син теләгән бәхетне сиңа китерә алмаячак», — диде. Мин ул вакытта берсенә дә кияүгә чыкмадым. Хәзер вакыт үткәннән соң да, үземнең ул вакытта дөрес адым ясаганымны күрәм, ди Аграфена Васильева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев