Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Аграфена Васильева: "Начар ирләр беркемгә дә кирәкми"

2016 ел - чираттагы Маймыл елы булып тарихка кереп бара. Кәбисә елына туры килгәнгәме, шатлыгы да, борчуы да җитәрлек булды маймылның. Ходайның биргәненә шөкер итәсе генә кала. Маймыл елында туган карендәшләребез, узып баручы елларына күпмедер нәтиҗә ясап, газета укучылабыз белән дә бүлештеләр. Быелгысы ел Маймыл елында туганнарга нәрсәсе белән истәлекле...

Аграфена Васильева - яучы:

- Яшь чагында еллар бик уңышлы үтә иде. Хәзер олыгайгач тыныч кына, пенсия алып, эшләп ятам. Алла рәхмәте, бәрәкәте белән быел Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты ярдәмендә оештырылган "KAZAN" дип аталган театральләштерелгән фольклор шоуда катнаштым. Аның эчтәлеге риваятьләргә нигезләнеп эшләнелгән, мәҗүсилек чорларыннан башланып китеп, бүгенге көнне дә колачлый. Спектакль урыс телендә, инглиз теленә тәрҗемәсе экранда чыгып бара. Әлеге милли шоу белән республикада җәйге туристлык сезоны ачылды. Аны башкалабызның кунаклары еш сәяхәт итә торган мәйданнарда күрсәттек.

Үзләренә тормыш иптәше эзләп, килүчеләр дә шактый. Сораганнарга яхшы ирләр табып бирдем инде, ә начарлары беркемгә дә кирәкми.

Үтеп баручы елга шөкер итәм, киләсесенә бәрәкәтлек теләп, иман укыйм. Дөньяларда тынычлык урнашсын, халыклар дус яшәсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев