Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Аэропортларга яңа исемнәр бирәләр

Республикада аэропортларга күренекле кешеләрнең исемен бирү турында фикер алышу бара.

Татарстан Иҗтимагый палата экспертлары тавыш бирү өчен 40 исемне сайлап алган. Алар арасында Габдулла Тукай, Каюм Насыри, Кол Гали исемнәре бар. Тулы исемлек оешма сайтында бар. Кешеләр, 18 октябрьдә 23.00 сәгатькә кадәр, “ВКонтакте” һәм “Одноклассники” социаль челтәрләрендә “Россиянең бөек исемнәре. Татарстан Республикасы” проектының рәсми төркемнәрендә тавыш бирде.

Газетабызның актив хәбәрчесе, Мамадыш районы Усали авылы мәктәбе укытучысы Лидия Пасыеваның бу турыда үз фикере бар. 
"Казан аэропортын Мәгубә Сыртланова, ә Тубән Каманыкын Ольга Санфирова исеме белән атар идем" - ди ул. "Бу кызлар - хатын-кызлар полкында сугышкан данлыклы очучылар, Советлар Союзы Геройлары. Самара аэропортына Санфирова исеме бирелсә дә каршы тугелмен, ул бит Самарада туып ускән", - ди Лидия. "Ни дисәләр дә, аэропортлар Тукай, Җәлил исемендә булса, исеме җисеменә туры килмәс төсле. Миңа калса, аэропорт исемнәре очучылар исеме белән бәйле булырга тиештер кебек".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев