Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Аермасын Ходай саулыктан“

"Урагай" халык ансамбле солисты Галина Шәрифуллина белән әңгәмә

Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Мамадыш мәктәп-интернатының татар теле укытучысы Галина Шәрифуллина белән кайчан очрашсаң да, аның сөйкемле йөзенә, тәмле теленә, позитив фикерләвенә, күп белүенә таң калырлык. Бу юлы корган әңгәмәбез дә барыбыз өчен дә файдалы, кызыклы килеп чыкты.

– Галина Петровна, инде ике тапкыр детокс-марафон уздым, дисез. Сүз нәрсә турында бара?

– Эш башлаганчы дүрт юнәлешне истә тотарга: иң башта сәламәтлекнең, организмны чистартуның, ябыгуның нәкъ менә сиңа бик кирәк икәненә төшенеп, үзеңне-үзең инандырып, анык фикергә килергә; физик күнегүләр белән дуслашырга; дөрес ашау тәлинкәсе кагыйдәсе белән биологик өстәмәләр, инулин, протеинны кабул итәргә; тиешле микъдарда су эчәргә кирәк. Болар барысы да махсус тренер кулы астында эшләнә. Миңа бик ошый.

– Үзегездә ниндирәк үзгәрешләр сиздегез инде?

– Өч килограммга ябыктым, тәнемдә җиңеллек барлыкка килде, тире чистарды, сулыш алулары иркенәйде, баллы әйберләр ярата идем, аларга хәзер исем гел китми.

– Физик күнегүләрне чынлап та ясыйсызмы?

– Иртәнге зарядканы көн саен. Җәяү йөрергә, һәрвакыт позитив нотада булырга тырышам.

– Су эчү режимына күнегеп буламы?

– Иртән бер-ике стакан бүлмә температурасындагы су эчеп куярга кирәк. Кешенең гәүдә авырлыгына карап, көн дәвамында 2-3 литр. Мин шешә белән суны һәрвакыт янымда йөртәм хәзер.

– Иртәнге аш ниндирәк?

– Иртән катлаулы углевод, әйтик, ботка ашау дөрес. Аны ашаганнан соң, син көн буена энергия аласың, ашказаның да әйбәт эшләячәк. Кипкән җиләк-җимеш кушарга була. Аларны җәй көне күпләп хәстәрләдек бит инде.

- Дөрес туклану кыйммәткә төшәме?

– Кешеләр гомумән ризыкка никтер акча экономияли. Җиләк-җимеш, яшелчә, балык, сөт ризыкларын кирәкле күләмдә ашамыйлар. Ә сәламәтлек белән проблемалар барлыкка килсә, акча күбрәк тә чыгарга мөмкин. Даруларга, табибларга акчаны, булмаса да, табарга мәҗбүрбез.

– БАДларга карата җәмәгатьчелекнең фикере төрле бит...

– Мин моңа күп сорауларга җавап эзли торгач, үз башым белән барып җиттем. Дөрес, бу темага ышанычлы белгечләрдән берничә лекция тыңларга туры килде, башкаларны күзәттем, үзем кулланып, күп тапкырлар файдасын күрдем. Бу хакта башкаларга да сөйлисем, чын күңелдән ярдәм итәсем килә башлады. Үзебезнең туклану рәвешенә игътибар итик: аягөсте генә пирожки, коры-сары ашыйбыз, телевизорда рекламада уңга да, сулга да әйләндереп макталган, ялтыравык капка салынган продуктка, фаст-фудларга кызыгабыз, кибеттән ярымфабрикат алып пешерәбез… Аларның сыйфатлары юньле булмаганын һәркайсыбыз белә. Аннары нишләп хәзер симез кешеләр күп, нишләп авырулар яшәрде дип баш ватабыз. Матур һәм сәламәт булуыбыз безнең ничек һәм нәрсә белән туклануыбызга турыдан-туры бәйле. Ә укытучы, артист кеше һәрвакыт матур булырга тиеш дип саныйм мин. Гүзәллекнең сере маникюр, татуаж гына түгел, ул – янып торган күзләр, алсу йөзләр. Туклану культурасы бездә әлегә юк. Кызганыч: аның турында мәктәптә дә сөйләмиләр, институтта да укытмыйлар. Ә бик кирәк.

– Сүз уңаеннан, сез инде озак еллар физик яктан мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән эшлисез. Ниндирәк нәтиҗәләргә ирешәсез?

– Әйе, мин анда 28нче ел эшлим инде. Быел тугызынчы сыйныфны җитәклим, татар теле буенча факультатив дәресләр алып барам. Ул самими балаларны чын күңелдән яратырга, эчкерсез булырга, яхшылык теләргә кирәк. Аларны тормышка яраклашырга өйрәтәбез. Яшәү инсктинтлары бик көчле, авызыңнан чыкса, мәгълүматны шунда ук эләктереп алалар, кулланалар да. Хезмәттәшем Татьяна Петухова белән мәктәптә моннан өч ел элек “Карендәшләр“ ансамбле оештырдык. Яр Чаллыда инвалид балалар арасында үткәрелгән “Без булдырабыз“ бәйгесендә узган ел беренчелекне яуладык. Бик күңелле яшибез без.

– Сез - шәһәребезнең “Урагай“ керәшен фольклор ансамбленең актив әгъзасы да.

– Аллага шөкер, тиздән “Урагай“ның 20 еллыгын үткәрәчәкбез. Мин анда 15 елдан артык йөрим. Кайларга гына барып чыгыш ясамадык, нинди генә матур җирләр күрмәдек… Җыр – тугры юлдаш; дуслар, команда - күтәренке күңел халәте чыганагы. Җан тарткан эшләр белән шөгыльләнергә кирәк.

– Кайчагында җыр сүзләре теш арасына кереп кысыла бит әле. Менә хәзерге мизгелдә башыгызда нинди җыр бөтерелә?

– Су буйларыннан йөри торгач,
Чыбык сындырып алдым таллыктан.
Алга таба да шулай яшәр өчен
Аермасын Ходай саулыктан.

– Әңгәмә ахырында берәр үзегез яраткан рецепт белән дә уртаклашыгыз инде.

– Мин хәзер смузиларга өстенлек бирәм. Мәсәлән, суга протеин, кабак, мүк җиләге, карлыган, бөтнек, петрушка, бер калак бал кушам да, блендерда әйләндерәм, мммм, аның тәмлелеге, ә файдасы турында әйтеп тә тормыйм.

Алсу Спиридонова, "Нократ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев